Понедельник, 29.04.2024, 02:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 12
7 февраль көнне район мәдәният йортында Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең смотр концерты булды. Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елына багышланган программа һәркайсының күңеленә хуш килде. Үзешчәннәр аның тематикасын ихлас ачып салдылар. Жыр-биюләрнең, шигъри әсәрләрнең эчтәлеге турыдын-туры гаилә тематикасына бәйле булды. 
Кичә бердәм вокал белән башланып китте. Сәхнәдә "Утыр әле яннарыма”, "Белми дисеңме әллә?” дигән жырлар яңгырады. Гүзәл Әхмәтҗанова белән Луиза Гәрәева урыс биюен башкарды. Вадим Сәлимгәрәев татар халкының "Зөләйха”, аннары "Нәни улыма”  ... " Читать дальше "
Просмотров: 502 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.02.2013 | Комментарии (0)

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Чакмагыш тамашачысы ел дәвамында көтеп алган мәдәният һәм сәнгать көннәре шаулап-гөрләп дәвам итә. Һәр көнне диярлек зал тулы җыр-моң сөючеләр һәвәскәр артистларны алкышлый. Мондый масштаблы мәдәни чаралар, заман авырлыгына сылтанып, күрше-тирә районнарда инде байтак еллар дәвамында үткәрелми. Икътисади яктан җиңел булмаган бу дәвердә чакмагышлыларга күңел бәйрәме бүләк итәргә мөмкинлек тапкан, үз  җирлегебездә яшәгән һәм эшләгән талантларны ачыкларга һәм үстерергә, авыл клубларын һәм мәдәният йортларын саклап калып, аларның матди базасын артабан да ныгытырга ярдәм иткән муниципаль район җитәкчелегенә якташлар ихлас рәхмәтле.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 693 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.02.2013 | Комментарии (0)

В целях реализации республиканской целевой программы «Народный университет третьего возраста» на 2011-2013 годы» продолжается формирование учебных групп по следующим дисциплинам: 
- «Обучение  компьютерной грамотности»;
- «Обучение иностранному языку »;
-  «Овладение основам семейной психологии»;
-«Обучение основам личной гигиены и лечебной физкультуры»;
-«Современные технологии в плодоовощеводстве»; 
-«Правовая грамотность», «Финансовая грамотность»; 
- «Правовые, финансовые и Экономические основы самостоятельного управления многоквартирным домом».   
Напоминаем, обучаться могут граждане пожилого возраста (55 лет женщины и с 60 лет мужчины).  Для желающих обучиться по перечисленным направлениям необходимо предоставить в отдел управления труда и социальной защиты населения заявление по форме и копию паспорта. ... " Читать дальше "
Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.02.2013 | Комментарии (0)

Республика авыл яшьләре арасында спорт уеннары үткәрү матур традициягә әверелде. Быелгы спорт уеннары егерме беренче тапкыр уза. 9 һәм 10 февраль көннәрендә өченче зонада катнашучы шайбалы хоккей командалары Чакмагышта беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең хоккей тартмаларында көч сынаштылар. Очрашуда безнең районнан "Строитель”, Бакалы, Илеш, Краснокама, Кушнаренко һәм Шаран районнарының җыелма командалары катнашты. Бер үк вакытта әлеге бәйгеләр Әфганстанда интернациональ бурычны үтәгән вакытта батырларча һәлак булган һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Чакмагыш егете Рифгать Рәис улы Гәрәев истәлегенә дә үткәрелде. Тәүдә спорт ярышларын ачу тантанасы үткәрелде. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Гимннары яңгыраганнан һәм ярыш флагы күтәрелгәннән соң, спортчыларны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тәбрикләде, хоккейчыларга уңышлар теләде. [ ... " Читать дальше "
Просмотров: 682 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.02.2013 | Комментарии (0)

Ел башы төрле конкурс-фестивальләргә бай булды. 2 февральдә "Сәләт канатларында” дип аталган халыкара балалар һәм үсмерләр конкурс-фестивале үтте. Биредә балалар иҗат мәктәбеннән Илнар Ильясов белән Руслан Юлдашев "Баян   инструменталь жанры” номинациясендә үз сәләтләрен күрсәтте. Егетләр икесе дә — Рәйсә Әхмәт кызы Латыйпова укучылары. Алар конкурска яхшы программа әзерләп, өченче дәрәҗәле лауреат исемнәрен яулады. Яшь музыкантларга Дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Конкурста катнашучыларны Русиянең атказанган артисты, мәдәният һәм иҗатның Мәскәү дәүләт университеты доценты С.Бутушин, Русия Федерациясенең халык артисты, профессор Н.Мозговенко кебек танылган иҗат эшчәннәре бәяләде.   3 февральдә егетләр  Николай Пономаревка багышланган халыкара баянистлар һәм халык инструментлары ансамбльләре конкурсында көч сынап, Мактау грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнде. 
Лиана Ханмурзина.

Просмотров: 487 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск