Понедельник, 29.04.2024, 05:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 14
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре район смотрына җитди әзерлек белән килгән. Җыр-моң сөйгән, бию сәнгатенә гашыйк, гармун моңнары белән күңелләргә үтеп керердәй сәләтле һәвәскәрләр килгән Чәрмәсән буеннан. Тамашачы күңелле ял да итте, чыгышларны ихлас алкышларга күмде.
Бәширлеләр чыгышларын яшьләр бию коллективы башкаруында дәртле "Татар биюе” белән башлап җибәрде.
"Иң зур бүләк булсын безнең җырлар,
Бәхет тулсын сезнең күңелгә.
Шатлыкларны уртак итик әле ... " Читать дальше "
Просмотров: 689 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.02.2013 | Комментарии (0)

Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендәге мәдәни учакларда эшләүче хезмәткәрләр халык талантларын эзләп табуга, туплап тотуга игътибарны арттыра бара. Ел дәвамында оештырылган мәдәни чараларда актив катнашып, үзешчәннәр осталыкларын үстерә. Һәр елдагыча, сәнгать осталары фестиваленә җитди әзерләнделәр, чыгыш ясарга күмәкләп килделәр.
Мәгълүм булуынча, смотр концертлары алдыннан тамашачыларга авыл осталарының иҗат җимешләреннән күргәзмәләр тәкъдим ителә. Быелгысында да һәр авыл Советыннан соклангыч эшләр куелды. Калмашбашлылар күргәзмәсен дә һәркем кызыксынып карый. Фестивальнең "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланганлыгын игътибар үзәгендә тотып, күргәзмәгә дә башлыча бер гаиләнең – Сабитовларның иҗади эшләре куелган. Гаилә башлыгы Рәвис Сабитов уллары Райнис һәм Радамис белән сыер мөгезеннән әллә нинди могҗизалар тудырган: пар көртлекләр, балыклар; чәчәкләр гөлләмәсе, агачтан эшләнгән әйберләр дә байтак. Тормыш юлдашы Гөлчәчәк ханым чиккән алъяпкычлар, бәйләгән салфеткалар һәм башкасын куйган. Кызлары Гөлсинә дә читтә калмаган: майлы буяулар ярдәмендә матур картиналар эшләгән, аларда туган як табигате чагылдырылган. Материаллардан кисеп эшләгән картиналары да игътибарны җәлеп итәрлек. Тату гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Әлеге күргәзмә әнә шул татулыкның, бердәмлекнең көчен күрсәтә дә инде. Ил терәге – күркәм гаиләләр, менә шуны аңлатырга омтылды Калмашбаш якларыннан килгән үзешчәннәр. ... " Читать дальше "
Просмотров: 630 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.02.2013 | Комментарии (0)

11 февральдән 25 февральгә кадәр республикада "Штраф” исеме астында профилактик чара үткәрелә. Аның максаты – административ штраф түләмәүче водительләрне ачыклау. Бу чара барышында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлда теләсә нинди автомашинаны туктатып, компьютердагы мәгълүматлар базасы аша водительнең административ штрафны түләү-түләмәвен ачыклый. Әгәр ул законда каралган вакыт эчендә түләнмәгән булса, административ беркетмә төзелә, яисә административ кулга алу чарасы кулланылырга мөмкин. Шундый күңелсез хәлләргә тарымас өчен штрафларны үзвакытында түләргә кирәк. ... " Читать дальше "
Просмотров: 507 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.02.2013 | Комментарии (0)

Улларын хәрби хезмәткә озаткан аналар төн йокыларын тынычсызлык белән үткәрәләр. Кайтыр көннәрен саный-саный түземсезлек белән көтәләр. Ни кызганыч, солдат-уллар барысы да исән-имин туган якларына әйләнеп кайта алмый… 
Февраль аеның тәүге көнендә Каран авылында яшәүче Муллаяновлар гаиләсендә күңелдә уелып калырлык вакыйга булды. Бу көнне Каран авылында туып-үсеп, Чечня Республикасында контракт буенча хәрби бурыч үтәгәндә батырлык күрсәтеп дошман белән каты бәрелештә һәлак булган солдат Марат Марс улы Муллаяновның әти-әнисенә үзе вафат булганнан соң  Русия Федерациясе Президентының 2012 елның 6 ноябрендә кул куелган 1499 санлы  ... " Читать дальше "
Просмотров: 728 | Добавил: bikmiew | Дата: 14.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск