Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясына ярашлы, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне ял көннәре дип игълан ителә.
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 22 февральдә һәм 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Эшләүче халыкның ял һәм бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында, 25 февральдәге ял көне 10 майга күчерелә.
Шулай итеп, бәйрәм көннәре уңаеннан Башкортстанда 23, 24 февраль, 8, 9, 10 март ял көннәре булып тора.