Понедельник, 29.04.2024, 10:30

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 05
Ел саен редакция бинасына килеп, яки аның хезмәткәрләрендә район гәзитенә тоташ елга язылучылар арасында абунәчеләр лотереясы үткәрелгәне барыбызга да мәгълүм. Бар яңалыкларны укып, район тормышында кайнаган абунәчеләребезгә быел да  "Базы” компанияләр төркеме җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов ике бозау бүләк итте. Аларның бәхетле хуҗалары белән сезне дә таныштырып үтәбез. 
"Бер елны да район гәзитенә язылмый калганым юк, лотереядан миңа ел саен нинди дә булса вак-төяк әйбер чыга иде. Быел Зирена апа Бәдретдинова шалтыратып: "Сез бозау откансыз,” дигәч гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Зирена апа мине кибет ... " Читать дальше "
Просмотров: 574 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.02.2013 | Комментарии (0)

Терлекчелек тармагында иң җаваплысы, мөгаен, бозаулар үстерүдер. Эшнең авырлыгы да бар, мәшәкатьле дә, шуңа күрә бу хезмәткә килергә теләүчеләр азрак була. Хәер, ферма киләчәген тәэмин иткән мөһим эшкә теләсә кемне җәлеп итмиләр дә. Тырышлар, хезмәттә сыналганнар алына аңа. "Алга” кооператив-колхозының Тозлыкуш сөтчелек фермасында бу мөһим эшчәнлекне ирле-хатынлы Зөләйха һәм Ирфат Фәрхетдиновлар башкара. Алар белән шулай ук Руслан Фадеев эшли.
Әйткәндәй, бу хуҗалык токымчылык эшчәнлеге буенча махсуслашкан, токым заводы булып исәпләнә. Шуңа да һәр сыердан сәламәт бозау алу өчен белгечләр һәм терлекчеләр бердәй зур көч сала. Фәрхетдиновлар аеруча җаваплы участокта – тудыру бүлегендә үрчемне тәрбияли, һәркайсын 1,5 ай карап-үстереп башка терлекчеләргә тапшыра.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 533 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.02.2013 | Комментарии (0)

Һәр елны районыбызда югары уку йортында белем алучы студентлар белән 
очрашу үткәрү матур традициягә әверелде. Район мәдәният йортында бу чара быел аеруча кызыклы, үзенчәлекле һәм җанлы узды. Ул Фидан Бикмурзин башкаруында студентлар гимны белән ачылды. Бәйрәмне алып баручылар –"Мунча ташы” юмор театры артисты, якташыбыз Рөстәм Хәсәнов,  Яшьләр советы рәисе Раушан Зиннәтуллин, БДУ студенты Денис Мансуров һәм БДАУ талибәсе Элина Кәшфетдинова түгәрәк өстәл – чәй табыны артында студент тормышы турында бик тә эчтәлекле һәм фәһемле әңгәмә кордылар.
Әлбәттә, чәй табынына мәртәбәле  кунак – район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та чакырылды. Ул тәүдә барлык яшь райондашларны шундый күркәм бәйрәм белән тәбрикләде һәм үзе югары уку йорты студенты булган еллардагы истәлекле хәтирәләре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты, аның  . ... " Читать дальше "
Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск