Воскресенье, 28.04.2024, 23:23

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 18
Әфганстанда һәм Чечнядагы гарасат давылы безнең якларга да кагылмый үтми. Рапат авыл Советы авыл биләмәсеннән киткән 17 егетебезне язмыш шундый авыр сынауларга дучар итә. Уналтысына төрле тән җәрәхәтләре алып, имгәнеп булса да кире әйләнеп кайту бәхете тия. Ә менә алар белән киткән авылдашыбыз Исмәгыйль Сәләхетдиновка андый бәхет елмаймый. Кече сержант званиесендә Әфганстанда танкист-наводчик булып хезмәт иткән баһадир авылдашыбыз явыз дошман белән каты бәрелешләрнең берсендә минага эләгә, госпитальгә озатыла. Аннан терелеп чыккач, кабат үз частена, хезмәттәшләре янына җибәрүне сорый. Исмәгыйль үзендә яңадан кара көчләргә каршы торырлык куәт таба. Әмма коточкыч алышларның берсендә авылдашыбыз батырларча һәлак була. Үлгәннән соң "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Әлеге көндә Рапат авыл Советы авыл биләмәсендә дүрт интернационалист-яугир яши. ... " Читать дальше "
Просмотров: 677 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.02.2013 | Комментарии (0)

Берничә ел рәттән Русия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен үзләрен борчыган сорау-үтенечләрне Президентның махсус кабул итү урыны аша ил җитәкчесенә җиткерү мөмкинлеге тудырыла. Халыкның югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итә алу хокугын тормышка ашыру максатында оештырылган мондый урыннарга Президент шәхсән үзе килә алмаса да, һәр үтенечне тыңлап, алар нигезендә чара күрү вәкаләтләре кабул итүче белгечләргә беркетелгән. Ил башлыгы һәр гражданинны борчыган мәсьәләнең үз вакытында һәм закон таләпләре нигезендә каралачагын гарантияли. Башкортстанда Русия Федерациясе Президентының кабул итү урыны Уфада 2010 елның 28 сентябрендә ачылган иде. Шушы арада бирегә төрле үтенечләр белән 13 меңнән артык башкортстанлы мөрәҗәгать итәргә өлгерде. Вәкаләтле шәхесләр тарафыннан каралган һәр мөрәҗәгать исәпкә алына, мөмкин кадәр хәл ителә бара. Дәүләт органнары эшчәнлегенә караган сораулар исә башкарма властьнең төбәк федераль органнарына карауга озатыла. ... " Читать дальше "
Просмотров: 762 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.02.2013 | Комментарии (0)

Дүшәмбе, 18 февральдә, 10нан 11 сәгатькә кадәр муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ белән телефон аша туры аралашу оештырыла. Үзегезне борчыган сорау-үтенечләрегезне җиткерүне, 3-22-60 телефонын җыйгач, башта фамилиягезне, исемегезне, әтиегезнең исемен, адресыгызны атап башлап җибәрсәгез иде.

Просмотров: 529 | Добавил: bikmiew | Дата: 18.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск