Понедельник, 29.04.2024, 07:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 08
Һәр елны рәбигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә мөселман дөньясы Мәүлид-ән-нәби бәйрәмен – Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгели. Быел ул 23 гыйнварга туры килде. Гадәттә ул мөселман дөньясында ай дәвамында үткәрелә. Шушы уңайдан Яңа Балтачтагы "Фәридә” мәчетендә шимбә, 9 февральдә, көндезге сәгать 1дә бәйрәм чарасы үткәрелә. Анда Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәдән дә кунаклар килүе көтелә. "Фәридә” мәчетенә рәхим итегез, хөрмәтле дин кардәшләр!
Альберт һәм Альбина Кәримовлар.

Просмотров: 589 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.02.2013 | Комментарии (0)

Приглашаем Вас принять участие в отборочном туре телеконкурса «Сулпылар», который состоится 11 февраля 2013 года в Туймазинском государственном татарском драматическом театре г.Туймазы.   Телефон для справок: 273-19-47, 272-34-33. Условия конкурса размещены на официальном сайте Администрации муниципального района Чекмагушевский район РБ www.chekmagush.com на новостной ленте.


Оргкомитет конкурса.

Просмотров: 730 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.02.2013 | Комментарии (0)

2-3 февральдә Бишбүләк районы үзәгендә Балалар хоккей лигасы кысаларында 5-6 сыйныфларда укучы яшүсмерләр арасында ярышлар үткәрелде. Биредә Бишбүләк, Балтач, Чишмә, Чакмагыш районнары һәм Туймазы шәһәре командалары көч сынашты. 
Тәүдә безнең команда Чишмәнең яшь хоккейчылары белән алышты. Ярыш киеренке булды, егетләребез исәптә әйдәп барса да, бу юлы уңыш чишмәлеләргә елмайды – 1:3 исәбе белән отылдык. Әмма беренче уңышсызлыктан күңелне төшермәдек, тагын да чәмләнебрәк уйнарга керештек һәм җиңүләр озак көттермәде: Бишбүләк һәм Балтач районнары командалары белән ике уенда да 5:3 исәбе белән көндәшләребездән өстен икәнлегебезне дәлилләдек. Ә инде Туймазы шәһәре командасы белән уенда (стыковая игра) 15:4 исәбе белән җиңеп, үзебезнең шушы төркемдә иң көчле командаларның берсе икәнлегебезне янә расладык. ... " Читать дальше "
Просмотров: 467 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.02.2013 | Комментарии (0)

Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрле техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча Башкортстан Республикасы дәүләт инспекциясе агымдагы елның 21 гыйнварыннан 21 февраленә кадәр "Каргизгеч” операциясе үткәрү турында  карар чыгарган иде. Айлык дәвам итә. Дәүләт инспекциясе инспекторлары әлеге карарны үтәү йөзеннән рейдлар үткәрә, катлаулы юллардан үтә алучы моточаналарны файдалану барышында кагыйдәләрне бозуга юл куймауны, техниканың төзек булуын тикшерә. Шулай ук дәүләт теркәү билгеләренең тәртиптә булуы да игътибар үзәгендә тотыла.

Просмотров: 625 | Добавил: bikmiew | Дата: 08.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск