Понедельник, 29.04.2024, 03:25

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 11
"Исәнмесез!” – дип башлыйк әле,
Очрашулар шулай башлана 
Сезнең белән бүген очрашуга
Күңелебез шундый шатлана.
Менә шундый шигъри юллар белән ихлас сәламләде "Гаилә рухы таза булса, сау-сәламәт булыр ил-көн дә” дип исемләнгән концерт программасы белән район тамашачысы алдында чыгыш ясаучы Иске Калмаш  ... " Читать дальше "
Просмотров: 699 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (0)

4 февральдә "Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланган "Гаилә рухы таза булса – сау-сәламәт булыр ил-көн дә” дигән тематика белән район үзешчәннәре фестивале башланды. Аны ачып, район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков чыгыш ясады.
—Мәдәният йортлары каршындагы үзешчән сәнгать коллективларының район фестивале ачылды. Хезмәт ияләренең ял сәгатьләрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, рухи дөньябызны баетуга юнәлтелгән аларның эшчәнлеге. Районда мәдәният учакларының материаль базасын ныгытуга зур әһәмият бирелә. Әйтик, 2012 елда гына 4,2 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылды. Һәр елны  ... " Читать дальше "
Просмотров: 738 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (0)

2 февральдә  районыбызда шатлыклы вакыйга булды – балалар үсеше үзәге ачылды. Мондый үзәкләр шәһәрләрдә инде күптәннән эшләп килә. "Безнең район  шәһәрдән калышмый дип уйлыйбыз, ул республикада алдынгыларның берсе булып тора”, —  диделәр "Киндер” балалар үзәген оештыручылар Ришат белән Гөлшат Хәмидуллиннар.  Сүзне иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка бирделәр. "Бүгенге көндә районда  балалар бакчасы  — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Быел, Алла боерса, 110 урынлы балалар бакчасы ачылачак. "Киндер” балалар үзәге–район күләмендә тормышка ашырылган беренче проект, беренче карлыгач. Бу башлангычны без хупладык. Районга мондый кирәкле һәм фәһемле үзәкне ачучыларга үсеш, яңадан-яңа уңышлар телибез. Хәерле юл сезгә!”. "Бу үзәкне ачарга инде күптәннән хыялланып йөрдек. Әмма кыюлык җитмәде. ... " Читать дальше "
Просмотров: 670 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 6 февралендә муниципаль район хакимияте бинасының кече утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының "Башкортстан Республикасы Чакмагыш районында Чишмә-Языково-Чакмагыш автомобиль юлының 80 км – 89+800 участогын реконструкцияләү” дип аталган линия объектының территориясен планлаштыру һәм межалау проектын раслау турында”гы карары проекты буенча күмәк халык катнашлыгында ачыктан-ачык тикшерү үткәрелде. Аны карауда 11 кеше катнашты. Күмәк тикшерүне сәнәгать, торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, сәүдә һәм халыкка башка төр хезмәтләр күрсәтү буенча даими депутат комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Равил улы Йосыпов алып барды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 711 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (1)

Хөрмәтле абунәче дусларыбыз!
1 февральдән 31 мартка кадәр районыбыздагы барлык элемтә бүлекчәлә-рендә күп кенә матбугат басмаларына, шул исәптән "Игенче” гәзитенә дә икенче яртыеллыкка иске, яки быелгы беренче яртыеллыкка язылган хаклар белән язылып, ел ахырына кадәр дуслыкны ныгытып кую мөмкинлеге бирелә. Хәтерегезгә төшерәбез, бу чорда "Игенче”гә 372 сум 06 тиенгә язылып кую 1 апрельдән соң, хаклар арта төшкәч, язылудан отышлырак. "Гәзитсез дөнья сансыз”, – ди күп абунәчеләребез, бу шулай да. Йортында атнага өч тапкыр кунакка килүче район гәзите булмаган кешеләр бик күп яңалыкларны, фәһемле язмаларны вакытында күрү-ишетү, алардан хәбәрдар булудан мәхрүм. Икенче төрле әйткәндә, күзле көенчә сукыр, колаклы көенчә чукрак була андыйлар. Белүебезчә, безнең чакмагышлылар һәрвакыт һәр өлкәдә алдынгылыкны бирми. Әйдәгез, район гәзитен алдыру буенча да беркемне дә алга чыгармыйк! "Игенче” һәр йортта, эш кабинетларында, уку залларында, җәмәгать урыннарында да өстәлебездә булсын, һәммәбезне яңа идеяләр белән зур җиңүләргә рухландырсын! Бергә булыйк, дуслар!
Мөхәрририят.

Просмотров: 597 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (0)

Район хуҗалыкларында отчет-сайлау җыелышлары башланды. Беренче булып 5 февральдә Ленин исемендәге кооператив-колхозда хисап тоттылар. Хуҗалык әгъзалары узган елда башкарылган эшләргә анализ ясадылар, киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Ел дәвамында аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгылары данланды.
Унбер хуҗалыкта да (соңгысы "Волга” кооператив-хуҗалыгында 18 февральдә булачак) хисап җыелышлары тәмамлангач, 23 февральдә район авыл хуҗалыгы эшчәннәренең еллык йомгаклау җыелышын үткәрү планлаштырыла. ... " Читать дальше "
Просмотров: 644 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (0)

2 февраль көнне шайбалы хоккей буенча республика беренчелегенә ярышлар үтте. Бу көнне якташларыбыз "Строитель” командасы Туймазы шәһәреннән килгән "Спартак” командасы белән очрашты. Уеннар киеренке барды. Уенның икенче минутында ук якташыбыз Рөстәм Харисов исәпне ачты. "Спартак” капкасына чираттагы гол— Джиральдас Буркаускас уңышы булды. Ә аннары Ревенер Әхмәтов, Илгиз Ирназаров, Ринат Исхаков кунаклар капкасына чираттагы голларны озатты. "Спартак”тан уенчы Орлов, Габдрахманов  исәбендә безнең капкага кертелгән 3 гол. Уеннар 6:3 исәбе белән төгәлләнде.
Ярышлар спортчылардан оешканлык, бердәмлек, җитезлек һәм тәвәкәллек, ихтыяр көче таләп итә. Җиңү —ул бөтен команда уңышы. Безнекеләргә бу юлы да уңыш елмайды. Спортта яңа үрләр сезгә, якташлар!
Шамил Закиров.

Просмотров: 551 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск