Понедельник, 29.04.2024, 10:33

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2013 » Февраль » 19
Республикада Балалар хоккей лигасы кысаларында 1999-2001 елларда туган яшүсмерләр арасында бәйгеләр дәвам итә. 2-3 февральдә икенче төркемдә катнашучы командалар Бишбүләктә очрашканнар иде. Анда безнең яшь хоккейчыларыбыз үзләрен иң көчле команда буларак таныттылар.
16-17 февральдә исә икенче төркемдә уйнаучылар янә очраштылар. Бу юлы Балтач, Чишмә, Туймазы һәм Бишбүләк районнары командалары Чакмагышка килделәр. Очрашу беренче урта мәктәп тартмасында барды. Көн салкын торуына карамастан, боз мәйданында кызу алыш барды. Әйтергә кирәк, үзебездә дә безнекеләр көндәшләреннән күпкә өстен торуын тагын бер кабат дәлилләде. Бу хакта исәп саннары ачык сөйләп тора. Мәсәлән, алар Бишбүләк командасын 2:1, чишмәлеләрне – 3:2, балтачлыларны – 5:1, туймазылыларны хәтта 10:1 исәбе белән җиңеп, турнирда иң күп балл (11) җыйды. Шулай итеп, киеренке ярышларда һәр очрашу безнекеләр файдасына булды. Иң авыры соңгы уенда – Чишмә яшүсмерләре белән үткән очрашу иде, биредә буллит буенча җиңү яуланды. ... " Читать дальше "
Просмотров: 550 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.02.2013 | Комментарии (0)

23, 24 февральдә һәм 2, 3 мартта Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте ("Затон” бистәсе) сезне ярминкәләрдә катнашырга чакыра. Сәүдә рәтләре Әхмәтов урамының 309 һәм 311нче санлы йортлары арасында – "Волна” скверы алдындагы мәйданчыкта урнаштырылачак. Белешмәләр өчен телефон: (8347) 229-04-13. Ярминкәдә катнашуга бәйле белешмәләрне муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегендә дә алырга мөмкин, телефоны: 3-18-53.
Рима Рәхимова, 
икътисад һәм сәүдә бүлегенең әйдәүче белгече.

Просмотров: 636 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.02.2013 | Комментарии (0)

21 февраля текущего года мобильной клиентской службой Государственного учреждения — Управление Пенсионного фонда в Чекмагушевском районе будет проведен выездной прием граждан в здании администрации сельского поселения Урняковский сельсовет с 9 до 11 часов, в административном здании с.Аблай с 11 до 13 часов.
Лэйсан Мустафина,
начальник Управления Пенсионного фонда
 в Чекмагушевском районе.

Просмотров: 568 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.02.2013 | Комментарии (0)

Яшь талантларның сәләтен ачу һәм үстерү максатыннан "Сулпылар” республика балалар телевизион конкурсының сайлау туры Туймазы шәһәрендә үткәрелде. Безнең район-нан 6 бала сынау тотты. Аларның барысы да телевизор караучыларга урындагы телевидение тарафыннан оештырылган "Кояштай нурлы балачак” конкурсы аша яхшы таныш. Яңа Балтач урта мәктәбеннән Нияз Әбдиев Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Пар ат” җырын башкарды. Яшь җырчының үзен: "Шагыйрьгә охшап торасың”, – дип шаярттылар да әле оператор абыйлары. Иске Бәшир мәктәбеннән сигез яшьлек Даян Вәлиев, Рапаттан Диана Бәдретдинова, Аблайдан Юлия Садыйкова, Чакмагыш гимназиясеннән Алсу Нуриева белән Булат Исмәгыйлев сәхнәдә үзләрен оста, килешле итеп тоттылар. Берсе дә югалып-каушап калмады, режиссер Динар абыйлары әйткәнне тыңлап, матур итеп чыгыш ясадылар. Җыр бәйгесенә сәфәрне урындагы телевидение һәм район мәгариф бүеге оештырды. Балалар күтәренке кәеф белән йөреп кайтты. Сайлау туры нәтиҗәләре март азагында билгеле булачак. "Сулпылар”дан сөенечле хәбәр генә көтеп калабыз.
Мөнирә Әнвәрова.

Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.02.2013 | Комментарии (0)

Республиканский этап Всероссийского конкурса молодежных авторских проектов 
«Моя страна — моя Россия»
Правительство Республики Башкортостан проводит республиканский этап Всероссийского конкурса молодежных авторских проектов «Моя страна — моя Россия», направленных на социально-экономическое развитие муниципальных образований. Основной целью данного мероприятия является привлечение молодых людей к решению проблем на местном уровне, вовлечение потенциала молодёжи в социально- экономическое развитие своих территорий, формирование кадрового потенциала из числа молодёжи, способной на созидательный труд на благо своей малой родины. ... " Читать дальше "
Просмотров: 539 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.02.2013 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск