Среда, 01.05.2024, 12:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 23
Бүген биредә эш җәелдергән Дәүләкән шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән "Оникс” җәмгыяте (директоры Илдар Мәхмүт улы Хәйруллин) эшчеләре төп төзелеш башланганчы инженер челтәрләре салу белән мәшгуль. Мастер-прораб Ринат Галимҗан улы Әхкәмов җитәкчелегендә тәҗрибәле эшчеләр – экскаватор машинистлары Венер Галиәхмәтов белән Рәшит Зәйдуллин, полиэтилен конструкцияләрне эретеп ябыштыру остасы Алик Кибикәев, монтажчылар Радик Сәетгалин, Илдар Шәфыйков һәм башкалар төп төзелеш объектына суүткәргеч магистраль һәм механика заводы артындагы мәйданнан тазарту корылмасына кадәрге арада канализация торбалары салуны төгәлләп килә. Әйткәндәй, "Корсис” фирмасы (Чабаксар шәһәре) җитештергән торбалар заман таләпләренә яраклашкан, куәтле су агымын үткәрергә сәләтле, тиз тузмый да. ... " Читать дальше "
Просмотров: 496 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.07.2012 | Комментарии (0)

Игенчеләрне хезмәткә дәртләндереп район мәдәният йорты каршында оештырылган "Чаткылар” агитбригадасы, һәр елдагыча, быел да басу эшчәннәре янына юлланды. Дәртле җыр-биюләр игенчеләрне яңа үрләргә рухландыра.
Пәнҗешәмбе көнне алар "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Кәшәк авылы кырында эшләүче ялан батырлары янында булды. Аяусыз кыздырган кояшка барлык осталыкларын каршы куеп, көтелгән уңышны алырга ашыга игенчеләр. Әлбәттә, быел уңыш узган елдагыдан кайтышрак, моңа озакка сузылган корылык сәбәпче булды. Бүген исә басудагылар үстерелгән яңа уңышны тиз һәм югалтуларсыз җыеп алырга ашкына. Әле арышның гектар көче 20 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның уңган комбайнчылары Данис Исламов, Финат Сафиуллин, Алмаз Габдрәфыйковлар кемузардан ярышып эшли. ... " Читать дальше "
Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.07.2012 | Комментарии (0)

"Базы” хуҗалыгында быел 15197 гектардагы игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Эш күләме ифрат зур. Быел аномаль эсселек аркасында иртә бөртекле культураларның тиз өлгерүен исәпкә алсак, яңа уңышны иң кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. 
Шушы максатта кооператив басуларында берничә урып-җыю комплексы оештырылган. Әнә шул комплексларның берсе Уйбулат бригадасының 130 гектарлы арыш басуында эшли. 12 комбайн тезмәләрдәге арышны суктыра. Комплекс начальнигы Фәдис Бакировның әйтүенчә, уракта көндәлек ашлык суктыруны кимендә 4-5 процентка җиткерү, уракны 20-25 көндә тәмамлау максатын куеп эшлиләр. Моңа ирешү өчен бөтен шатларны да тудырырга тырышлар биредә. ... " Читать дальше "
Просмотров: 408 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.07.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск