Среда, 01.05.2024, 04:28

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 19
Узган атнаның җомга көнендә Яңа Коты һәм Имәнлекул авыл Советлары биләмәләрендә авылларны төзекләндерү буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда авыл Совты авыл биләмәләре башлыклары, экология, архитектура бүлекләре белгечләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашып, авылларда төзекләндерү, шулай ук социаль объектларны кышка әзерләү барышы белән таныштылар.
Яңа Коты авыл Советы биләмәсендә соңгы вакытта төзекләндерү һәм яшәгән җирне матурлау буенча шактый эш башкарылган һәм ул әле дә дәвам итә.
Яңа Котыга барып җитәрәк уң яктагы социаль реклама һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Зәвыклы итеп эшләгән бу щиттагы төсле фоторәсемдә авыл, туган як күренешләре чагыла.Матур, күңелгә үтеп керерлек сүзләр дә язылган. Юлның сул ягында, аз гына баргач каенлык янында, каты көнкүреш калдыклары полигоны урнашкан.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 590 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.07.2012 | Комментарии (0)

Урак-2012: матбугат үзәге хәбәр итә
"Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының комплекслы урак бригадасы Кәшәк авылы янындагы сабан туе мәйданы янәшәсендәге арпа басуында урып-җыюга төште. Тулышкан башаклар җиргә иелгән, тургайлар моңы таралган басуны иңләп "Нива-эффект” комбайннары гөрелтесе биләде. Комбайнчылар Данис Исламов, Финат Сафиуллин, Азат Габдрәфыйков агрегатларны көйләп-майлап, турыга урып-суктыруга әзерләгән. Гәрәбәдәй иген бөртекләрен ындыр табагына водительләр Рөстәм Сәйгафаров белән Раил Сәлимов ташый. Техника ватылу сәбәпле эш тукталып тормасын дип, эретеп ябыштыручы Римил Исламов агрегатны тракторга тагып басу читенә үк алып килгән.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 632 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.07.2012 | Комментарии (0)

Бу авыл Советы биләмәсенә килеп кергәч тә матур үзгәрешләр күзгә ташлана. Юл кырыйлары чабылган. Авылларда йорт-ихаталар төзек, матур. Имәнлекулда узган елның җәендә ачылган мәчет үзенең күркәмлеге, архитектура ягыннан матур бизәлешле булуы белән аерылып тора. Авыл чүплеге күптән төзелгән, хәзер ул бәләкәйләнеп калган сыман. Киләсе елларда аны зурайтырга туры киләчәк. Әлегә биләмә башлыгы Радик Тимерхановның хәстәрлеге белән эче бульдозер ярдәмендә эттерелеп торылаИмәнлекулда зур яңалыкларның берсе – быел 400 метр арада яңа су линиясе салынган. Хәзер бу төбәк урам халкы эчәр су белән ышанычлы тәэмин ителәчәк. Авыл мәдәният йортында тулы куәтендә ремонт бара. Бу эш тәмамлангач районда иң беренчеләрдән булып салынган мәдәният учагы янә ямьләнеп, нурланып китәчәк. ... " Читать дальше "
Просмотров: 638 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.07.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск