Среда, 01.05.2024, 15:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 17
Басуларда яңа уңыш өлгерде. Соңгы вакытта көннәрнең бик нык эссе торуы уҗым һәм сабанашлык культураларының өлгерүен тагын да тизләтте. Игеннәрнең иртә өлгерүе аркасында быел узган елга караганда уракка шактый иртәрәк төшәргә мәҗбүр итте. Шимбә көнне җаваплылыгы чикләнгән "Бәхтизин” җәмгыятендә иген уңышын җыю һәм уҗым культураларын чәчү, чиста һәм биләмә пар җирләрен әзерләү мәсьәләләренә багышлап район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар, икътисадчылар, хезмәтне саклау буенча җаваплы кешеләр, профком рәисләре катнашты.
Просмотров: 410 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.07.2012 | Комментарии (0)

Агымдагы елның 23 – 25 июль көннәрендә ветераннар арасында шоссе юлда велосипед спорты буенча муниципаль район хакимияте призына район беренчелеге үткәреләчәк.
Ярышлар уздыруның положениесе расланды. Аңа ярашлы, бәйгеләргә спорт әзерлеге үткән спортчылар кертелә. Катнашучылар дүрт төрле яшь категориясендә чыгыш ясаячак: 31 – 40, 41 – 50, 51 – 60  яшьтәгеләр арасында һәм 60тан югары яшьтәгеләр. Һәрбер яшь төре буенча күрсәткечләре аерым исәпләнәчәк һәм йомгак ясалачак.
Ярышлар программасы түбәндәгечә:
шәхси узышлар 23 июльдә – 4, 24 июльдә – 12, 25 июльдә 1 километр арада үткәреләчәк. Шәхси беренчелек нәтиҗәләре шушы өч көнлек нәтиҗәләргә карап билгеләнә. Призлы урыннарны алучылар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнәчәк.
Ярышлар үткәрү урыны – Чакмагыш авылыннан Рапатка киткән юлда. Старт Чакмагыш – Бүздәк юл чатындагы заправкалау станциясе янында биреләчәк. Күрүегезчә, бар яклап та уңайлы урын сайланды, анда автомашиналар хәрәкәте туктатылачак.
Просмотров: 520 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.07.2012 | Комментарии (0)

 Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Благоварда уракка әзерлек буенча үткән семинар-киңәшмәдә быел урып-җыюны 3 атнада төгәлләү бурычы куйды.
***
Быелгы уракта район басуларында барлыгы 108 ашлык комбайны игеннәрне урып-сугуда катнашачак. Шуның 17се – "Үзәк” машина-технология станциясенеке, 21е – керәстиян-фермер хужалыкларыныкы.
***
   Район хужалыклары карамагында булган 91 ашлык комбайнының һәрберсенә уртача 400 гектарга якын эш күләме (нагрузка) төшә. МТС комбайннарына ул 760 гектар туры килә.
***
   Районның агросәнәгать комплексы ел да яңа техника һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән тулылана. Агымдагы елның алты аенда гына да барлыгы 110 млн сумлык заманча техника сатып алынды. Алар арасында 21 трактор, 6 ашлык комбайны, чәчкечләр, башка техника һәм тагылмалар бар. 

Просмотров: 566 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.07.2012 | Комментарии (0)

Район басуларында уракка төштеләр. Игеннәрне урып-җыю хәзер җиде хуҗалыкта дәррәү бара. Башка хуҗалыклар да якшәмбедә үткән яңгырдан соң уракка төшәргә торалар. 16 июльгә барлыгы 1345 гектар мәйдандагы арыш чабылып, шуның 1083 гектарында яңа уңыш җыеп алынды, 20944 центнер ашлык сугылды. Кайбер керәстиян-фермер хуҗалыклары борчак урагына төштеләр, беренче көннәрдә 300 центнер борчак сугып алынды. "Алга” кооперативында күпьеллык үлән орлыгы сугыла, бу эш 27 гектарда башкарылды. Бөртөк суктыруда район буенча барлыгы 45 комбайн катнаша, шушы 37се – район хуҗалыкларыныкы.
Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
Просмотров: 568 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.07.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск