Среда, 01.05.2024, 02:19

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 24
Узган җомгада авылларны төзекләндерүгә багышланган семинар Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә үтте. Анда авыл биләмәләре башлыклары, экология, архитектура, мәдәният бүлекләре белгечләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә игътибарга лаек эшләр башкарылган – киңәшмәдә катнашучылар тәүге объектны караганда ук моңа инандылар. Биредәге беренче санлы балалар бакчасы ихатасында ныклы тәртип күзгә ташлана. Мәйданчыкка тулы ремонт эшләнгән, күп өлеше яңартып салынган. Чәчәк түтәлләре күзнең явын алып тора. Бина эчендә сабыйлар өчен барлык шартлар да бар: зур, якты бүлмәләр, күргәзмә әсбаплар, уенчыклар, спорт инвентаре – һәммәсе дә балаларга рәхәтләнеп шөгыльләнергә һәм әти-әниләре эштә чакта күңелле вакыт үткәрергә ярдәм итә.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 609 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.07.2012 | Комментарии (0)

23 июльдә район буенча һәр сыердан уртача 16,3 килограмм сөт савып алынды. Узган елның шушы чорында уртача савым 15 килограмм иде. 
*  *  *
Бүгенге көнгә район буенча һәр шартлы малга исәпләгәндә 15 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Иң күбе – 27,1 центнер – "Победа” кооперативында. 
*    *    *
Кичә авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре һәм хуҗалыкларның баш агрономнары район басуларын карап-тикшереп чыктылар, игеннәрнең, башка культураларның бүгенге торышына бәһа бирделәр, үсемлекчелек тармагындагы хәлләргә анализ ясадылар.

Просмотров: 533 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.07.2012 | Комментарии (0)

Дәүләт учреждениесе – РФ Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлегенең мобиль клиент хезмәте агымдагы елның 26 июлендә Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 9-11, Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте бинасында 11-13 сәгатьләрдә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүләргә рәхим итегез!                                                                                                                            Ләйсән Мостафина,
РФ Пенсия фондының 
Чакмагыш районындагы идарәлеге начальнигы.

Просмотров: 399 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.07.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск