Среда, 01.05.2024, 07:03

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 23 » Басу түрен сәхнә итеп
07:58
Басу түрен сәхнә итеп
Игенчеләрне хезмәткә дәртләндереп район мәдәният йорты каршында оештырылган "Чаткылар” агитбригадасы, һәр елдагыча, быел да басу эшчәннәре янына юлланды. Дәртле җыр-биюләр игенчеләрне яңа үрләргә рухландыра.
Пәнҗешәмбе көнне алар "Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Кәшәк авылы кырында эшләүче ялан батырлары янында булды. Аяусыз кыздырган кояшка барлык осталыкларын каршы куеп, көтелгән уңышны алырга ашыга игенчеләр. Әлбәттә, быел уңыш узган елдагыдан кайтышрак, моңа озакка сузылган корылык сәбәпче булды. Бүген исә басудагылар үстерелгән яңа уңышны тиз һәм югалтуларсыз җыеп алырга ашкына. Әле арышның гектар көче 20 центнер тәшкил итә. Хуҗалыкның уңган комбайнчылары Данис Исламов, Финат Сафиуллин, Алмаз Габдрәфыйковлар кемузардан ярышып эшли.  Тәҗрибәле комбайнчы Д.Исламов ярышны әйдәп бара. Ул Тозлыкуш урта мәктәбендә укыганда ук әтисе янында ярдәмче булып эшли иде. Һөнәрчелек училищесын тәмамлаганнан соң байтак еллар үзаллы эшләп, колхоз, район комбайнчылары арасында иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп килә. Исәбе – быел да сынатмау. Басу-ындыр табагы конвейеры нәтиҗәле эшләве шоферлар тырышлыгына бәйле. Игенченең тире тамган гәрәбәдәй бөртекләрне Рөстәм Сәйгафаров, Раил Сәлимов, Рөстәм Казыйханов  ындыр табагына ташып торалар.
Техник хезмәтләндерү дә биредә үк башкарыла. Эретеп ябыштыручы Римил Исламов басудагылар янында. Комбайннар уңышын җыеп үткән басудагы салам да җыелып, эскертләргә куела бара. Салам эттерүдә Ленин ордены кавалеры Өлфәт Фәрхетдиновның улы, тәҗрибәле механизатор Фидан Фәрхетдинов, Марс Мамлиев  — эскертләүдә зур тырышлык сала. Басудагылар өчен тәмле ашны Сәкинә Насыйбуллина өлгертә. Тәҗрибәле пешекченең эшеннән һәркем канәгать. Ялан батырлары Фидан Бикмурзин, Клара Хафизова, Регина Хәйретдинова һәм Ильвир Әхъяровларның чыгышын алкышлап каршылады.
Эшләрегез мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын дип хушлашты алар игенчеләр белән.Басудагылар өчен әзерләнгән концертны Гөлназ Сәлимова алып барды. Эшләр кызу темпта дәвам итә. Иген игү – җир йөзендә иң изге хезмәт. Шушы тынгысыз эшегездә сезгә уңышлар юлдаш булсын, буралар тулы, күңелләр көр булсын!
Шамил Закиров.

Просмотров: 740 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск