|
|
|
|
Главная » 2012 » Июль » 30
Талантлы яшьләр эзлибез Яшьләр арасында талантлы җыр башкаручыларны ачык-лау, милли мәдәниятләрне үстерү һәм үзара баету максатында муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт бүлеге Яшьләр үзәге белән берлектә җыр башкаручылар конкурсында катнашу өчен 16дан 35 яшькәчә талантлы егет һәм кызларны туплый. Жюри бәйгечеләрнең башкару осталыгын, сәхнәдә үзен тота белүен, репертуарының төрлелеген һәм катлаулылыгын, автор җырларын башкаруын, музыка уен коралларыннан файдалана белүен, чыгышының оригинальлеген бәһалаячак. Конкурс ике этапта үтәчәк. Тәүгесе – үзен күрсәтү төрендәгесе 2012 елның 8 августына кадәр Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 70 санлы йорт адресы буенча урнашкан Яшьләр үзәгендә үтәчәк (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең 2 каты). Телефоннар: 3-12-63, 3-13-47. Икенче этап – финал – 2012 елның 10 августында "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында булачак. Рәхим итегез! Алмаз Гәрәев.
Просмотров: 509 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 30.07.2012
|
|
26 июльдә Русиянең Идел буе федераль округында гадәттән тыш хәлләрне алдан искәртү максатында хәвеф-хәтәр турында гражданнарга хәбәр итү системасын сынау буенча күнекмә үткәрелде. Безнең районда ул 10-12 сәгатьләр арасында тавыш бирү – сигнал аппаратлары, сиреналар кычкырту юлы белән гамәлгә ашырылды. Мондый күнекмәләр беренче тапкыр гына булды, алар киләчәктә дә үткәрелеп торачак, бу юнәлештә халыкка аңлату эшләре алып барылачак, диләр Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Рәшит Ганиев.
Просмотров: 456 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 30.07.2012
|
|
"Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы районда көчле хуҗалыклардан исәпләнә. Биредә елның-елында игенчелек һәм терлекчелектә югары уңышларга ирешелә, икътисады да ныклы. Хуҗалык итүдә иң алдынгы технологияләрне кыю кертү, техника яңарту, җитештерү мәйданнарын модернизацияләү – боларның һәммәсе икътисади тотрыклы эшчәнлеккә юл ача. Кооператив быелгы хуҗалык елын да яхшы күрсәткечләргә ирешү белән тәмамларга омтыла. Дөрес, һава торышының уңайсыз килүе – үсентеләрнең вегетация чорында җитәрлек явым-төшем булмау, озакка сузылган эссе көннәр биредә дә көтелгән өметне юкка чыгарды. Мал азыгы да узган еллардагыдан юкарак булды, игеннәр дә салган көчкә бәрабәр түгел. Ләкин зарялылар шул үстерелгән-булганның һәр бөртегенең кадерен белеп, югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга тырыша.
...
" Читать дальше "
Просмотров: 532 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 30.07.2012
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|