Среда, 01.05.2024, 14:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 23 » Тазарту корылмасы төзелә
09:14
Тазарту корылмасы төзелә
Бүген биредә эш җәелдергән Дәүләкән шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән "Оникс” җәмгыяте (директоры Илдар Мәхмүт улы Хәйруллин) эшчеләре төп төзелеш башланганчы инженер челтәрләре салу белән мәшгуль. Мастер-прораб Ринат Галимҗан улы Әхкәмов җитәкчелегендә тәҗрибәле эшчеләр – экскаватор машинистлары Венер Галиәхмәтов белән Рәшит Зәйдуллин, полиэтилен конструкцияләрне эретеп ябыштыру остасы Алик Кибикәев, монтажчылар Радик Сәетгалин, Илдар Шәфыйков һәм башкалар төп төзелеш объектына суүткәргеч магистраль һәм механика заводы артындагы мәйданнан тазарту корылмасына кадәрге арада канализация торбалары салуны төгәлләп килә. Әйткәндәй, "Корсис” фирмасы (Чабаксар шәһәре) җитештергән торбалар заман таләпләренә яраклашкан, куәтле су агымын үткәрергә сәләтле, тиз тузмый да.
Ринат Галимҗан улы белән әңгәмәбез барышында ике экскаватор торбаүткәргеч салынган траншеяларны күмдереп, җир өстен тигезләүне дәвам итте. Чүп-чарны үзбушаткыч "КамАЗ” автомашинасында полигонга чыгарып баралар. Прораб белдерүенчә, тазарту корылмасы төзелеп бетү белән үк әлеге магистральләр төп суүткәргечкә тоташтырылачак һәм көнкүрештә кулланылган су һәм башка калдыклар биологик эшкәртелә башлаячак. Быелга исәпләре – әлеге ярдәмче эшләрне төгәлләү һәм төп тазарту корылмасына нигез ташлары салып калдыру. 
– Егетләр тырыш, аяз көннәрнең һәр минутын эффектлы файдаланырга һәм мөмкин кадәр күбрәк күләмдә эш башкарып калырга омтылалар, – ди Ринат Әхкәмов. "Оникс” җәмгыяте бөтен республика территориясендә төзү-төзекләндерү, су һәм газүткәргеч, канализация челтәрләре салу, тазарту корылмалары төзү белән мәшгуль. Хәтта Сочида Олимпиада объектлары төзүдә дә катнашалар икән. Булдыклы һәм хезмәтсөяр дәүләкәнлеләрнең якын арада Чакмагышны да заманча биологик тазарту корылмалы итәчәгенә ышаныч ныклы.
Фәнис Әмирханов.

Просмотров: 497 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск