Среда, 01.05.2024, 08:08

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 16
Районда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. 13 июльгә барлыгы 9508 тонна печән хәзерләнде. Алты-җиде хуҗалыкта сенаж салалар. 3091 гектарда үлән җыелып, барлыгы 15746 тонна сенаж базланды. 30 тонна яфраказык, 2 тонна кычыткан хәзерләнде.
Көннәрнең озайлы вакыт бик тә эссе торуы басуларда игеннәрнең тиз өлгерүенә булышлык итә. "Алга” кооперативында һәм "Бәхтизин” җәмгыятендә аерым басуларда арышны тезмәләргә сала башладылар да инде. Шулай итеп, игенче быел башка елларга караганда уракка иртәрәк төшәргә мәҗбүр. 

Просмотров: 428 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2012 | Комментарии (0)

Башкортстанда Краснодар краенда су басудан зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм итү дәвам итә. Бу игелекле эш безнең районда да башланды. Ул  хакта район гәзитенең пәнҗешәмбедә дөнья күргән санында мәкалә басылып чыккан иде инде.
Русия почтамты да бу акциядә катнашып, каза күрүчеләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертергә карар итте. Чакмагыш почтамтына килеп, һәркем акчалата переводларын, кием-салым, азык-төлек һәм башка әйберләр салынган посылкаларны, кабул итү пунктына илтеп тормыйча, безнең аша турыга Краснодар краена җибәрә ала. Посылка җибәрү дә, акча салу да – бушлай. Чакмагышта аларны атнаның дүшәмбе – шимбә көннәрендә 8-20 сәгатьләр эчендә җибәрә аласыз. Ә авылларда сишәмбе – шимбә көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә җибәрергә мөмкин булачак. Килегез, ишекләребез һәрвакыт ачык, безнең операторларыбыз бу хакта хәбәрдар, алар сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Җибәрү адреслары бездә бар. 
 Эльвира Гарифуллина,
Чакмагыш почтамты начальнигы урынбасары. 

Просмотров: 436 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2012 | Комментарии (0)

Узган елның көзендә һәм агымдагы елның язында үткәрелгән федераль сайлаулардан соң бераз гына тын алгач, яңадан сайлауларга әзерләнә башладык. Билгеле булуынча, 14 октябрьдә Башкортстанда 94 сайлау компаниясе үтәчәк. Шуның 54е – муниципаль район Советлары депутатларын сайлаулар.
Русиядә сайлаулар турындагы законнар даими үзгәртелә, яңартыла. Алар хакында матбугат аша хәбәр итеп торабыз. Ул үзгәрешләр хакында участок сайлау комиссиясе әгъзалары да, депутатлар да, сайлаучылар да белеп торырга, хәбәрдар булырга тиеш. Юридик яктан грамоталылык сайлауларны закон таләпләреннән чыгып, югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.07.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск