Среда, 01.05.2024, 15:57

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 26
25 июльгә район буенча барлыгы 8573 гектарда иген тезмәләргә салынып, шуның 7758 гектардагысы суктырып алынды. Бу планга карата 15 процент тәшкил итә. Бөртекле культураларның уртача уңышы 14,5 центнер. Әлегә иң югары уңыш "Байбулат” җәмгыятендә – 24,3 центнер. "Базы” кооперативында һәр гектардан 20,6 центнер җыеп алалар. Хәзер уҗым культуралары (арыш, бодай) белән беррәттән борчак, арпа, солы культуралары да суктырыла. Керәстиян-фермер хуҗалыклары басуларында да урак башланды, һәр гектардан 15-әр центнер арыш алына. 
Көннәр аяз торганда уракта техниканы җитештерүчәнле эшләтү өчен барлык тырышлыкны салыйк, игенчеләр!
***
24 июльдә район басуларында барлыгы 62 ашлык комбайны игеннәрне суктырды, 21 чапкыч тезмәләргә салуда катнашты.
***
25 июльгә район буенча барлыгы 10041 тонна печән, 58 тонна яфраказык, 2 тонна кычыткан хәзерләнде, 33508 тонна сенаж базланды, 207 тонна үлән оны җитештерелде, 1181 тонна салам эскертләнде.
Просмотров: 398 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.07.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның күптән түгел гомумреспублика семинары барышында быелгы уракны тиз арада һәм югалтуларга юл куймыйча үткәрергә чакыруына кушылып, районыбыз игенчеләре кемузардан ярышып эшли. Ленин исемендәге кооператив-колхоз басуларында да кызу урак колач ала бара. Биредә сабанашлык культуралар уңышын җыеп алу белән хуҗалыкның үз комбайннары һәм "Үзәк” машина-технология станциясе вәкилләре мәшгуль. Николаевка авылы артындагы 118 гектарлы арпа басуында һәр гектардан уртача төшем 18 центнер тәшкил итә. Быелгы корылыклы мизгел өчен ярыйсы гына күрсәткеч бу.
Механизаторлар Камил Фәйрузов ("Нива-эффект” комбайнында) белән Айрат Галиев ("Лида-1300”) үзләренә беркетелгән басу корабларын җитештерүчәнле (икесенең дә күрсәткечләре 1000әр центнердан арткан инде) эшләтергә омтыла.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 635 | Добавил: bikmiew | Дата: 26.07.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск