Среда, 01.05.2024, 02:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 23 » Вакытның кадерен белеп
07:26
Вакытның кадерен белеп
"Базы” хуҗалыгында быел 15197 гектардагы игеннәрне җыеп алу бурычы тора. Эш күләме ифрат зур. Быел аномаль эсселек аркасында иртә бөртекле культураларның тиз өлгерүен исәпкә алсак, яңа уңышны иң кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алырга кирәклеген игенче яхшы аңлый. 
Шушы максатта кооператив басуларында берничә урып-җыю комплексы оештырылган. Әнә шул комплексларның берсе Уйбулат бригадасының 130 гектарлы арыш басуында эшли. 12 комбайн тезмәләрдәге арышны суктыра. Комплекс начальнигы Фәдис Бакировның әйтүенчә, уракта көндәлек ашлык суктыруны кимендә 4-5 процентка җиткерү, уракны 20-25 көндә тәмамлау максатын куеп эшлиләр. Моңа ирешү өчен бөтен шатларны да тудырырга тырышлар биредә. Игенчеләрне хезмәткә дәртләндерү дә, анда катнашучыларны ике тапкыр тукландыру да, авыл фельдшерының басуга килеп комбайнчыларның                  саулыгы турында хәстәрлек күрүе дә, басу читендә янгын сүндерү автомашинасының һәрчак кизүдә торуы да – һәммәсе шушы уртак бурычны үтәүгә юнәлтелгән. Техник хезмәтләндерү дә яхшы оештырылган. Суктырылган ашлыкны прицеплы «КамАЗ» автомашиналары ындыр табакларына ташып торалар, эштә өзеклекнең булганы юк.
Уйбулат бригадасының звено башлыгы Рөстәм Нәбиуллин да басуда, комбайнчылар янында. Эштә килеп туган мәсьәләләрне ашыгыч хәл итүдә ярдәм итеп тора. Бер комбайннан кызган ис чыгу белән аны туктатып, шунда ук бергәләп сәбәбен ачыкладылар һәм җитешсезлекне бетерделәр. Берничә минуттан соң комбайн, үзе артыннан тузан болыты калдырып, янә алга омтылды.
Әйе, көннәр эссе тора, басудагылар өчен мондый кызуда эшләве җиңел түгел. Шуңа карамастан, басу гөрләп тора, базылылар вакытның кадерен белеп эшлиләр, урып-җыю бер генә минутка да тукталмый.
–Бу басуда уртача уңыш күпме? – дип сорыйм звено башлыгыннан.
–Төшем 30 центнердан да ким түгел, – дигән җавапны ишеттем.
Менә, ичмасам, уңыш! Саламы да күп чыга. Корылыклы елда да уҗым культураларының шундый югары уңыш бирүе шатландыра.  Игенчеләребезгә алдагы көннәрдә дә игелекле хезмәтләрендә зур уңышлар телибез!
Рәшит Вахитов.
Рәсемнәрдә: урак вакытында басуда эшләр гөрләп тора.
  
Просмотров: 408 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск