Среда, 01.05.2024, 06:27

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 19 » Җәмәйлеләрнең бердәмлеге сокландыра
08:39
Җәмәйлеләрнең бердәмлеге сокландыра
Бу авыл Советы биләмәсенә килеп кергәч тә матур үзгәрешләр күзгә ташлана. Юл кырыйлары чабылган. Авылларда йорт-ихаталар төзек, матур. Имәнлекулда узган елның җәендә ачылган мәчет үзенең күркәмлеге, архитектура ягыннан матур бизәлешле булуы белән аерылып тора. Авыл чүплеге күптән төзелгән, хәзер ул бәләкәйләнеп калган сыман. Киләсе елларда аны зурайтырга туры киләчәк. Әлегә биләмә башлыгы Радик Тимерхановның хәстәрлеге белән эче бульдозер ярдәмендә эттерелеп торылаИмәнлекулда зур яңалыкларның берсе – быел 400 метр арада яңа су линиясе салынган. Хәзер бу төбәк урам халкы эчәр су белән ышанычлы тәэмин ителәчәк. Авыл мәдәният йортында тулы куәтендә ремонт бара. Бу эш тәмамлангач районда иң беренчеләрдән булып салынган мәдәният учагы янә ямьләнеп, нурланып китәчәк.  Югары Аташта да ремонт эшләре бара, буярга әзерләнәләр. Биредә мәктәп бинасына да ремонт эшләре таләп ителә. Әлегә финанс мөмкинлекләре чикле, акча булу белән бина түбәсен ябып куймакчылар. Имәнлекулда да, бу авылда да хоккей тартмасы төзергә ниятлиләр, урыны да әзер. Бу эшне башлап йөрүчеләр дә бар икән. Аларның тырышлыгы эзсез калмас, дип ышанабыз. Авылларда электр яктырткычларын сафка бастырганнар, хәзер урамнарда төнлә дә якты. Гомумән, кайсы гына объектны алсаң да, анда кышка әзерлек эшләре дәррәү бара. Биредә дә ремонт эшләре үз көчләре белән башкарылуын әйтергә кирәк.
Җәмәй авылы зиратын караганда аның шулкадәр төзек, чиста, матур булуын күрдек. Кемдер: "Монда керсәң чыгасы килми инде”, – дип тә шаярып әйтеп куйды. 
Чыннан да, ул игътибарны җәлеп итәрлек. Капка-коймалары ныклы, төзек, эчке ягында бер генә ботак та, чүп үләне дә күрмәссең.
–Һәр авылда инициативалы, актив кешеләр бар. Зираттагы чисталык-тәртипне шушы авыл халкы булдыра, хәстәрлек күрә. Җәмәй халкы бик бердәм, әйткәнне дә көтмиләр, үзләре оешып, зиратны даими чис-тартып, тәртиптә тоталар, авылда башка җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар”, – диде биләмә башлыгы семинарда катнашучыларның сорауларына җавап биреп.
Шулай ук биләмәдә яшәүче фермерлар, эшкуарлар да гомум эшләрдә катнашып, матди яклап та, техника белән дә кирәк чакта ярдәм итеп торалар икән. Биләмә башлыгы аларны, рәхмәт әйтеп, мактап торды. Быел июнь аенда Имәнлекулда бик матур итеп сабан туе үткәргәндә дә, башка чараларда да алар читтә калмыйлар. Хәтта юлларны да үз көчләре белән тәртиптә тоталар икән. Һәрбер авыл халкы шулай бердәм, актив булсын иде дә бит! Үз җиренең, туган төбәгенең чын патриотлары әнә шулай эшли һәм яши. Әйткәндәй, җәмәйлеләр узган елда республикада үткәрелгән "Аек авыл” конкурсында катнашкан иде. Бу да шушы авыл халкы турында күп нәрсә сөйли.
Бу ике авыл биләмәсендә дә зиратлар, чүплекләр, үләт базлары һәрчак тәртиптә тотыла. Юл буйларындагы чүп үләннәрен дә даими кистереп торырга тырышалар. Шулай да бәләкәй  авыллардагы кеше яшәмәгән буш йортларны (бигрәк тә Бикмәт, Бәләкәй Чупты авылларында андыйлар хәтсез) ныклы контрольгә алырга, хуҗасын ачыклап, аларны бер якка хәл итү чарасын күрергә кирәк. Һич югында урам яклап коймалап алганда авылның тышкы йөзен ул чаклы ямьсезләп тормас иде.
Соңыннан семинар-киңәшмәгә йомгак ясалды.
Рәшит Вахитов.


Просмотров: 639 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск