Среда, 01.05.2024, 01:41

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 19 » Тамьян мәктәбенә кот кергән
08:49
Тамьян мәктәбенә кот кергән
Узган атнаның җомга көнендә Яңа Коты һәм Имәнлекул авыл Советлары биләмәләрендә авылларны төзекләндерү буенча семинар-киңәшмә үткәрелде. Анда авыл Совты авыл биләмәләре башлыклары, экология, архитектура бүлекләре белгечләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашып, авылларда төзекләндерү, шулай ук социаль объектларны кышка әзерләү барышы белән таныштылар.
Яңа Коты авыл Советы биләмәсендә соңгы вакытта төзекләндерү һәм яшәгән җирне матурлау буенча шактый эш башкарылган һәм ул әле дә дәвам итә.
Яңа Котыга барып җитәрәк уң яктагы социаль реклама һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Зәвыклы итеп эшләгән бу щиттагы төсле фоторәсемдә авыл, туган як күренешләре чагыла.Матур, күңелгә үтеп керерлек сүзләр дә язылган. Юлның сул ягында, аз гына баргач каенлык янында, каты көнкүреш калдыклары полигоны урнашкан.  Ул тәртиптә тотыла, чүпләре эттерелгән, керү-чыгу урыннары уңайлы. Алгы ягына һәм кырый өлешенә агачлар утыртылган һәм коймалап алынган. Авыл эчендә дә матур үзгәрешләр күзгә ташлана. Шулар арасында зур күләмле эшләрнең берсе – өч урамда да юлларны ремонтлаганнар. Мәдәният йорты һәм урта мәктәп биналарында кызу эш өсте – ремонт бара иде. Төзүчеләр бригадасы мәдәният йортының түбәсен профнастил калае белән яба. Мәктәптә дә эчке ремонт, буяу эшләренең тукталып торганы юк. Белем йорты алдындагы чәчкәләр тирә-якка ямь биреп тора.
–Үзәк казанлык та тәртиптә, ремонтланган, ягулык сезонына әзерлек хәлендә, оператор кадрлары җитеш, – ди биләмә башлыгы Алмаз Аллаяров, объектлар белән таныштырып йөргәндә. Мәктәп бинасының түбәсен дә профнастил калае белән ябарга планлаштырганнар. Әгәр финанс мөмкинлекләре булса, бу эшне дә тиз арада аткарып куярга әзербез, диделәр. Мәктәпнең бер ягында урнашкан балалар бакчасы да кышка нигездә әзер.
Тамьян мәктәбендә дә булдык. Бина берничә ел элек кенә аяныч хәлдә иде. Түбәсе турыга ябылганлыктан, су үтеп түшәмне, стена кирпечләрен җебетеп җимерә башлаган иде. Бу куркыныч хәлгә, ниһаять, чик куелган: түбә кыеклап профнастил калае белән яхшы итеп ябылган. Без килгәндә эчке бүлмәләрдә ремонт бара иде, яңа ишекләр дә куйганнар. Бер түбә астында урнашкан мәктәп, клуб һәм медпунктта эшләүчеләр өчен яхшы шартлар булдыру хәстәрлеге күрелә. Инде бинаны киләчәктә һәвакыт карап-ремонтлап торып, яхшы сакланышын тәэмин итү бурычы тора. Ул халыкка тагын да хезмәт итәргә тиеш. Мәктәп алды төрле төстәге чәчкәләргә күмелеп утыруы да мактауга лаек. Социаль объектлардагы ремонт эшләре үз көчләре белән башкарыла.
Бу авыл янындагы чүплек тә үз ролен тулысынча үти, халык үз ихатасындагы чүбен шунда китерә. Хәзер елга, агач полосалары һәм урман буйларында чүп-чар сизелерлек кимеде. Ә авыл урамнары елдан-ел матурая. Яңа Котыда соңгы елларда калкып чыккан яңа йортлар, капка-коймалар күзне иркәли.

Просмотров: 590 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск