Среда, 01.05.2024, 11:15

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Июль » 19 » Башаклар җиргә иелгән – иген инде өлгергән
08:45
Башаклар җиргә иелгән – иген инде өлгергән
Урак-2012: матбугат үзәге хәбәр итә
"Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының комплекслы урак бригадасы Кәшәк авылы янындагы сабан туе мәйданы янәшәсендәге арпа басуында урып-җыюга төште. Тулышкан башаклар җиргә иелгән, тургайлар моңы таралган басуны иңләп "Нива-эффект” комбайннары гөрелтесе биләде. Комбайнчылар Данис Исламов, Финат Сафиуллин, Азат Габдрәфыйков агрегатларны көйләп-майлап, турыга урып-суктыруга әзерләгән. Гәрәбәдәй иген бөртекләрен ындыр табагына водительләр Рөстәм Сәйгафаров белән Раил Сәлимов ташый. Техника ватылу сәбәпле эш тукталып тормасын дип, эретеп ябыштыручы Римил Исламов агрегатны тракторга тагып басу читенә үк алып килгән. 
Хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов егетләрнең эшеннән канәгать. 
— Тәҗрибәле механизаторлар – ышанычлы егетләр бу, – ди ул. – Һәр минутның кадерен белеп эшли алар. Гектар куәте былтыргыдан кимрәк, әлбәттә. Ләкин быелгы корылыклы елда да шушы 158 гектар басуның һәр гектарыннан уртача 20 центнер җыеп алырга өметләнәбез.
Кичә генә тагын ике өр-яңа "Нива-эффект” комбайннары алып кайттык. Илшат Сафиуллин белән Владик Хаҗиповка беркетелгән бу агрегатлар да тиздән басулар иңли башлаячак. Игеннәрнең күпчелеген үз комбайннарыбыз белән җыеп алырга максат куйдык, шулай да, ихтыяҗ килеп туса, "Үзәк” машина-технология станциясеннән дә җәлеп итми булмастыр.
Бер-бер артлы тезелеп яңа уңышны урып-җыючы комбайннар артыннан тигез өемнәр булып салам күбәләре торып кала. Тиздән аларны җыеп эскертләргә өячәкләр, аннан инде бушап калган басуларны туңга сөрүгә керешәчәкләр. 
Тәүге гектарларда ырамлы эш җәелдергән алгалыларга хезмәт уңышлары юлдаш булсын!
Фәнис Әмирханов.
Просмотров: 633 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Июль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск