Пятница, 03.05.2024, 05:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 28
2 мартта иртәнге 9.00дан көндезге 12 сәгатькә кадәр яшьләр үзәгендә «ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ» эшлиячәк. Бу сәгатьләрдә сезнең  сорауларыгызга муниципаль районның яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе һәм махсус белгеч-психолог җавап бирәчәк. Үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча шалтыратыгыз, без сезгә ярдәмгә килергә әзербез. Шалтырату аноним. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 3-12-63.

Просмотров: 561 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2012 | Комментарии (0)

Пәнҗешәмбе, 1 мартта сәгать 10да район үзәгенең беренче урта мәктәбенең хоккей мәйданында мәктәп яшендәге үсмерләр командалары арасында  Ирек  Котдусов истәлегенә шайбалы хоккей ярышлары оештырыла. Шимбә, 3 мартта исә 1960-70-80 елларда туган ир-егетләр командалары Рифгать Гәрәев истәлегенә көч сынашачак. Хоккей сөюче хөрмәтле райондашларыбызны 17 сәгатькә шул ук боз мәйданына чакырабыз.
Мөдәрис Гафаров.

Просмотров: 447 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2012 | Комментарии (0)

21 февральдә "Яшь хәбәрчеләр мәктәбе”нең  чираттагы дәресендә   урта мәктәпләрдән әдәбият сөюче, иҗат канатларында җилпенүче яшь каләмкярләр җыелды. Мөхәррир урынбасары Рәшит Вахитов гәзитнең стиле белән таныштырып  үткәннән соң, "яшь хәбәрчеләр” түгәрәге җитәкчесе Лилия Батталова гәзитнең ясалышы, дизайны буенча макет төзеп күрсәтте. Соңыннан укучылар "Минем хыялымдагы гәзит” дигән иҗади эш башкарды. Аларның һәркайсы, үзләрен баш мөхәррир итеп хис итеп, берсеннән-берсе кызыклы, күркәм һәм мавыктыргыч "гәзитләр ясады”. Очрашу ахырында яшь хәбәрчеләргә алдагы көннәрдә мәкәләләр язар өчен темалар бирелде.
Эльвина Миңнеханова фотосы.

Просмотров: 572 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2012 | Комментарии (0)

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының агымдагы елның 15 февра-лендәге 328 санлы карары белән 9 санлы сайлау округыннан депутат САЛАВАТ  ЗӘКИ  УЛЫ  ГЫЙЗ-ЗӘТУЛЛИН Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы рәисе итеп сайланды.
***
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимиятенең агымдагы елның 16 февралендәге 19 санлы карары белән РИГАТ НУРЫЙ УЛЫ ХАҖИЕВ Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазифасына тәгаенләнде.
***
"Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзалары һәм ассоцияцияле әгъзаларының агымдагы елның 18 февралендәге гомум җыелышы карары белән АЛЬБИРТ ФИДАЙ УЛЫ МУСИН "Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе итеп сайланды.
***
Русия Федерациясе Пенсия фондының Башкортстан Рес ... " Читать дальше "
Просмотров: 529 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.02.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск