Четверг, 02.05.2024, 19:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 20
8 февральдә 2013 елда Уфада үтәчәк VI кышкы халыкара балалар уеннарына багышлап, IV районның мәктәп укучылары спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары булды. Бәйгеләр Калмашбаш урта мәктәбе базасында уздырылды, анда 17 командадан барлыгы 158 укучы катнашты.
Шәхси беренчелектә кызлар арасында Сыерышбаш мәктәбе укучысы Элина Хаҗиевага тиңләшүче булмады. Тренеры – Данил Зәкәриев. Дистанцияне икенче булып Калмашбаш урта мәктәбеннән Гөлшат Рамазанова (тренеры – Азат Рамазанов) үтте. Чакмагыш гимназиясендә укучы Илмира Каһарманова (тренеры Жанна Ковалева) өченче урынны алды.
Яшь егетләр арасында да ярышлар киеренке барды. Тренер Вадим Иванов зур өметләр баглап трассага үзенең укучысы Александр Борисовны чыгарды. Саша, велосипедта оста йөргән кебек, чаңгыда да җитез шуа. Нәтиҗәдә ышанычлы рәвештә беренче урынга чыкты, Юмаш урта мәктәбе командасы исәбенә зур өлеш кертте. Икенче урынга да шушы мәктәптән Артем Семенов лаек булды. Өченче урынга Сыерышбаш мәктәбеннән Ильяс Зәкәриев (тренеры Данил Зәкәриев) белән Үрнәк урта мәктәбеннән Фидрат Гәрәев (тренеры – Венера Нургалиева) чыкты.
Соңыннан гомумкоманда берен ... " Читать дальше "
Просмотров: 812 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Сишәмбе, 14 февральдә, Чакмагыш район китапханәсе каршында эшләп килгән "Ровесник” клубы 85 нче һөнәрчелек лицееның "Тракторчы-машинист”, "ВС” категорияле шоферлар әзерләү бүлекләрендә укучы 3 курс талипларын һәм "Йорт хуҗабикәсе, азык-төлекне хисаплаучы”га укучы 4 курс талибәләрен җыйды. Бу очраклы гына түгел, быел 4 март көнне Русия Федерациясе Президентын сайлауда бүгенге студентлар үз гомерендә беренче тапкыр мөһим дәүләт кампаниясендә  катнашачак.
Яшьләр игътибарсыз калмый
Иң башлап территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова яшьләрне Русия-дә 18 яше тулган һәр гражданинның сайлауларда катнашу хокукына ия булуы турында сөйләде. Русия Конституциясенең сайлауларга кагылышлы мәддәләренә тукталып үтте. Үзәк һәм территориаль сайлау участокларының эше белән таныштырды, сайлау процессы, бирелгән тавышны санау буенча тулысынча мәгълүмат бирде. Русия Президенты вазифасына сайланучы кандидатларның һәркайсына аерым тукталып, алар белән таныштырып үтте.
Үз чиратында укучылар да сораулар яудырып кына торды. Русия Президенты постына кандидатларның ничә яшьтә булу кирәклеге хакындагы, исәпкә теркәү таныклыклары ... " Читать дальше "
Просмотров: 636 | Добавил: bikmiew | Дата: 20.02.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск