Февраль аенда район ветераннар оешмасы төзелүгә 25 ел тула.
***
Һава шартларының уңайсыз торуы Чакмагыш сөт заводын төзүчеләрне һич куркытмый. Алар утыз градуслы салкын көннәрдә дә эшне туктатмадылар, төп корпусның түбәсен ябуны тәмамладылар.
***
Агымдагы елда район биләмәсендә янгын чыгуның алты очрагы булды. Берничә көн элек кенә Яңа Коты авылында бер йортта ут чыгып, торакка зыян китерелде.
***
Пәнҗешәмбе, 9 февральдә, балалар иҗат үзәге сәхнәсендә хәзер инде традиционга әверелгән «Язгы тамчылар» иҗади бәйгесе үтте. Анда район мәктәпләре укучылары төрле номинацияләр буенча үз сәләтләрен күрсәтеп, җыр-моңга осталыкта көч сынашты.