Русия Федерациясе Хөкүмәте карарына ярашлы, агымдагы елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләренең барлык төрләре 7 процентка артачагы турындагы шатлыклы хәбәр киңкүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерелгән иде инде. Арту күләме кешенең пенсия күләменә бәйле. Башкортстанда, мәсәлән, хезмәт пенсиясенең уртача күләме 560 сумга артты һәм ул 8560 сумга җитте. Хаклы ялга чыкканнар пенсияләрен яңа күләмдә, ягъни арттырылган суммада ала башладылар да инде. Алган пенсияләр игелеккә язсын!
Рәшит Ганиев.