"Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Каразирек сөтчелек фермасы коллективы хезмәтенә җаваплылык тоеп карый торган булдыклы авыл эшчәннәрен берләштерә. Бирегә килеп керү белән үк һәрнәрсәдә тәртип булуы күзгә ташлана: мал абзарлары якты, иркен, ишекләре җылылык сакларлык итеп яхшылап тышланган, тыгызланган, асларыннан салкын һава кермәслек итеп томаланылган.