|
|
|
|
Главная » 2012 » Февраль » 21
Агымдагы елның 20 февраленнән 29 февраленә кадәр республикада «Корал» операциясе үтә. Ату коралларын, патроннар һәм боеприпасларны үз иреге белән тапшыручылар акчалата дәртләндереләчәк. Өегездә электән сакланганнарын да һич курыкмыйча безнең бүлек хезмәткәрләренә китереп тапшырып, сизелерлек күләмдә акчалата бүләккә ия була аласыз. Әлеге вакытта (ул да 29 февральгә чаклы дәвам итә) «Браконьер» операциясе дә бара. Урманга кышкы ауга чыгучы һәр кешенең коралга рөхсәте, лицензиясе, путевкасы мотлак үзе белән булырга тиеш. Ринат Ризванов, район эчке эшләр бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү хезмәте инспекторы.
Просмотров: 677 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 21.02.2012
|
|
Муниципаль район хакимияте башлыгы карарына ярашлы, агымдагы елның 25 февралендә районыбызның авыл биләмәләрендә "Русия чаңгы юлы – 2012” күмәк чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Бу бәйге ХХ ачык Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышларын үткәрү кысаларында оештырыла. Карарда шушы күмәк чарага әзерлек, ярышта җиңүчеләрне бүләкләү, кайнар чәй оештыру, бәйге урыннарын билгеләү, чаңгы трассаларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча да конкрет бурычлар куела. Мөдәрис Гафаров.
Просмотров: 569 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 21.02.2012
|
|
Районыбызда яшәүче өлкән яшьтәге пенсионерларны 23 февральдә сәгать 11дә 85 санлы һөнәрчелек лицее стадионына Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт ярышларына (чаңгыда узышу, пневматик мылтыктан ату) чакырабыз. Район ветераннар советы.
Просмотров: 523 |
Добавил: bikmiew |
Дата: 21.02.2012
|
|
|
|
|
Copyright MyCorp © 2024 |
|
|
|