Эшкуарлыкны үстерү хакына
Муниципаль район Советы рәисенең агымдагы елның 31 гыйнварындагы 1 санлы карары белән 2012 елның 14 февралендә сәгать 10да хакимиятнең зур утырышлар залында 2012-2014 елларга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районында бәләкәй һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү программасы проектын ачыктан-ачык күмәк тикшерүгә чыгару билгеләнде.
Күмәк тикшерүне оештырып үткәрү комиссиясе төзелде. Программа проекты белән үзәк район китапханәсенең уку залында һәм хакимиятнең мәгълүматлар стендында танышырга мөмкинлек тудырылды. Муниципаль район хакимиятенрең әлеге программа проектына кагылышлы язма фикер-тәкъдимнәре 2012 елның 13 февраленең 18 сәгатенә кадәр Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 55 санлы йортлы, 19нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә.