"Умартачылык серләре” клубының чираттагы очрашуы район китапханәсенең уку залында сишәмбе, 28 февральдә үткәреләчәк. "Бал бабай хикмәтләре” дип аталган әлеге занятиедә умарталарны язга әзерләү, умарта кортларын тәрбияләү, авыруларга каршы көрәш һәм башка күп сорауларга җаваплар алырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкин булачак. Сәгать 11дә башлана. Рәхим итегез!
Зөлфия Гыйлемханова,
клуб җитәкчесе.