Пятница, 03.05.2024, 05:34

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 10
Иске Почкак егете Эльвир Гайнетдинов язмышын туган җирендә тугрылыклы хезмәткә багышлаган. Язгы-көзге чорда ул техникага идарә итә – чәчү, уракта катнаша, сөт ташу машинасын хезмәтләндерә, хуҗалыктагы башка эшләрдә катнаша. Кыш көне дә тик ятмый – кулдан килгәнчә хуҗалык икътисадын ныгытуга өлеш кертә. Әлеге мәлдә Иске Почкак фермасына эшкә килгән – бозаулар тәрбияли. Иркен, якты, ышык абзарларда терлекләр өчен уңай микроклимат тудырылган. Туган мәленнән үк яшь үрчем аерым игътибарга алына: махсус читлекләрдә  кибенеп, аякка басып киткәнче, тернәкләнгәнче каралган малкайлар күмәк төркемгә кушыла, артабан бергәләп үсәләр. Алларыннан яхшы сыйфатлы витаминлы азык өзелмәгәч, бозауларның уртача тәүлеклек артымы 800 грамм тәшкил итә.
Эльвирның үз эшеннән канәгатьлеге йөзенә үк чыккан. "Туган җиремдә хезмәт салып, үземне өзелеп көтеп торган кадерлеләрем янына кайту, һәрчак бергә булу – балачактангы хыялым иде”, – ди ул. Әйе, кендек каны сеңгән туфрактан көч алып яшәүдән дә яхшырагы юктыр да. Ә аны өйдә һәрвакыт өзелеп көтүче җан сөйгәне Илсөяр белән тупылдап торган уллары тормышын тагын да ямьлерәк итә, хезмәт һәм яшәү дәрте өсти.
Фәнис Әмирханов фотосы.
Просмотров: 542 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.02.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск