Четверг, 02.05.2024, 20:17

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Февраль » 07
Үткән атнада традициягә кереп ел да уздырылган студентлар көтеп алган талип-талибәләргә багышланган бәйрәмнең беренче көне "Олимпияче” физкультура спорт савыктыру комплексында үтте. Һәр елдагыча, ,студентлар сагынышып туган районына кайттылар. Бер-берсен күрү белән шатланышалар, кочаклашалар. Килүчеләр саны да ишәйгәннән-ишәйде. Якташларыбыз оештырылган ярышларда теләп катнашты. Кунаклар өч командага бүленеп волейбол уйнадылар. Беренче урынны Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары яулады (Г.Хаҗиева, Д.Әрдәширов, Л.Әрдәширова,  И.Йосыпов, М.Сафиуллин, Р.Заһидуллин).
Икенче урында – Башкорт дәүләт авиация-техник университеты талип-талибәләре (М.Рәфыйков, В.Әхмәдуллин, Д.Моратов, С.Тимерханов, Г.Дәүләтшина, Э.Шакирова) Башкорт дәүләт нефть-техник университеты студентлары өченче урында (А.Әһәлетдинов, А. Әхмәтгәрәев, А.Кәримов, Э.Камалетдинова, А.Мәгалимов, А.Шәехова). Уенда катнашкан студентлар кыйммәтле бүләкләр алды. Күркәм бер йолага әверелгән очрашу быел да югары дәрәҗәдә үтеп, берсен дә битараф калдырмады. Уку йортларын тәмамлагач, якташларыбызның күпчелеге туган җирен данларга эшкә кайтыр, дип ышанасы килә.
Шамил Закиров.

Просмотров: 477 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.02.2012 | Комментарии (0)

Үткән атнада традициягә кереп ел да уздырылган студентлар көтеп алган талип-талибәләргә багышланган бәйрәмнең беренче көне "Олимпияче” физкультура спорт савыктыру комплексында үтте. Һәр елдагыча, ,студентлар сагынышып туган районына кайттылар. Бер-берсен күрү белән шатланышалар, кочаклашалар. Килүчеләр саны да ишәйгәннән-ишәйде. Якташларыбыз оештырылган ярышларда теләп катнашты. Кунак- лар өч командага бүленеп волейбол уйнадылар. Беренче урынны Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары яулады (Г.Хаҗиева, Д.Әрдәширов, Л.Әрдәширова,  И.Йосыпов, М.Сафиуллин, Р.Заһидуллин).
Икенче урында – Башкорт дәүләт авиация-техник университеты талип-талибәләре (М.Рәфыйков, В.Әхмәдуллин, Д.Моратов, С.Тимерханов, Г.Дәүләтшина, Э.Шакирова) Башкорт дәүләт нефть-техник университеты студентлары өченче урында (А.Әһәлетдинов, А. Әхмәтгәрәев, А.Кәримов, Э.Камалетдинова, А.Мәгалимов, А.Шәехова). Уенда катнашкан студентлар кыйммәтле бүләкләр алды. Күркәм бер йолага әверелгән очрашу быел да югары дәрәҗәдә үтеп, берсен дә битараф калдырмады. Уку йортларын тәмамлагач, якташларыбызның күпчелеге туган җирен данларга эшкә кайтыр, дип ышанасы килә.
Шамил Закиров.

Просмотров: 571 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.02.2012 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимияте башлыгы
Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов стипендиатлары
Эльза Ильдар кызы Газизова – Башкортстан дәүләт медицина университеты; 
Гүзәлия Илдар кызы Гарифуллина – М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты;
Регина Зөбәер кызы Такаева – М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты;
Радим Радик улы Хәбибуллин – Башкортстан дәүләт медицина университеты;
Регина Гамил кызы Хәйруллина – М.Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –
Корылтай депутаты Валерий Әдһәм улы Мансуров 
 стипендиатлары
Динар Фәрит улы Вәлие ... " Читать дальше "
Просмотров: 518 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.02.2012 | Комментарии (0)

Район мәдәният йортында республикабызда, чит регионнарда югары уку йортларындагы көндезге бүлектә белем алучы якташ студентлар белән очрашу быел да истә калырлык булды. Үткән шимбә бүләк иткән кабатланмас тәэссоратлар дәрт-дәрманы ташып торган егетләр һәм кызларыбыз күңелендә озак сакланыр. Кышның иң салкын көннәреннән курыкмыйча дүрт йөзгә якын райондашыбызның очрашуга кайта алуы сөендерде.
Просмотров: 503 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.02.2012 | Комментарии (0)

"Алга” авыл  хуҗалыгы җитештерү кооперативының үзәге Тозлыкуш авылындагы товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы мал кышлатуны уңышлы дәвам итә. Былтыр, алдагы елдагы үзәккә  үткән корылык сабакларын күздә тотып, мал азыгын кимендә ел ярымга җитәрлек итеп туплаганнар биредә. Салам, печән төргәкләре ферма янына ук ташып өелгән, яхшы сыйфатлы итеп силос һәм сенаж базлаганнар, ярыйсы күләмдә фураж салынган. Мал торлаклары яхшылап каралган, якты, җылы, терлекләр алларынан су һәм бай рационлы азык өзелми. Җентекле ветеринар контроль оештырылган, чир таралуга юл куелмый. Хуҗалык җитәкчелеге һәм урта звено кадрлар ягыннан мал караучыларга таләпләр дә катгый куелган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки тигез эш ритмы бозылу, кайдадыр эшләп җиткермәү аркасында бүген кассага тере акча кертә торган тармакта эшчәнлек аксаса, гомум хуҗалык икътисадына зур зыян килерен көт тә тор.
Просмотров: 802 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.02.2012 | Комментарии (0)

Яшь хоккейчыларның А.В.Тарасов исемендәге "Алтын шайба” клубы призына ярышлар илебездә күп еллардан бирле даими үткәрелә һәм аңа миллионлаган бала, үсмер җәлеп ителә. Бу бәйгеләрдә безнең район вәкиле – Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасы да хәтсез еллар дәвамында катнашып, зур җиңүләр яулады. Хәтта Башкортстан чемпионы булды һәм Русия күләмендәге ярышларда республика данын яклады.
Быелгы, ягъни 2011-2012 еллардагы кышкы сезонда барган бәйгеләрдә дә безнең үсмерләр актив катнаша. 1999-2000 елларда туган малайлар күптән түгел Чишмә касабасында үткән республика финал ярышларына чакырылды. Безнекеләр өченче төркемдә уйнап (анда Межгорье шәһәре һәм Куергазы районы командалары катнашты), икенче урынга күтәрелгән иде. Финалда исә дүртенче урынны алды. Республикадагы йөзләгән команда арасында бу әйбәт күрсәткеч булып тора.
"Алтын шайба” клубы кысаларында тагын бер юнәлештә ярышлар бара – 1997-1998 елларда туган малайлар арасында "Яшь хоккейчылар лигасы” бәйгеләре оештырыла. Безнең үсмерләр анда катнашып, уңышлы гына чыгыш ясап килә. Боздагы алышлар дәвам итә, аның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.
Просмотров: 467 | Добавил: bikmiew | Дата: 07.02.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск