Четверг, 02.05.2024, 18:49

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 17
Бу көннәрдә район предприятиеләре һәм оешмаларында 2011 хуҗалык  елына йомгак ясала. Һәр елдагыча, февраль аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә отчет-сайлау җыелышлары үткәреләчәк.
***
Ел тәмамланыр алдыннан, декабрь азакларында Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакыру тәмамланды. Көзге айларда безнең районның 82 егете хәрби хезмәт бурычын үтәргә китте. Бүген алар илнең төрле төбәкләрендәге хәрби частьларда хезмәт итәләр.
***
Район гәзитендә Башкортстан Республикасында 2012 ел башыннан 60 яше һәм эш стажы 40 ел тулган ир-атларга һәм 55 яше һәм эш стажы 35 ел тулган хатын-кызларга "Озайлы эш стажы булган хезмәт ветераны” исеме биреләчәге һәм айлык өстәмә түләү билгеләнәчәге һәм моның өчен документлар кабул ителә башлау турында язып чыккан идек инде. Үзенә шушы исем бирелергә лаек дип исәпләгән кешеләр 10 гыйнвардан хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең Чакмагыш бүлегенә (Ленин урамы, 43 санлы йорт) таләп ителгән документлар тапшыра башладылар.
***
12 гыйнварда Русия ... " Читать дальше "
Просмотров: 510 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.01.2012 | Комментарии (0)

Узган елның 25 октябреннән "Башкортстан горурлыгы” проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Олимпия уеннарында, бөтендөнья, Русия һәм Европа күләмендә оештырылган ярышларда, конкурс, күргәзмәләр, симпозиум һәм төрле фестивальләрдә республика данын яклаучы яшьләрнең эшен бәяләү, яшьләр мәдәниятен күтәрү. Шушы максаттан чыгып, район яшьләре арасыннан спортта, мәдәнияттә казанышлар яулаучылар турында белешмәләр тупланган баннерлар махсус реклама стендына урнаштырылды.
Безнең районнан күрсәтелгән кандидатлар арасында Антон Ковалевның җиңеп чыгуы билгеле булды. Ул — билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат, спортның әлеге төре буенча Русия һәм республика чемпионы. Без якташыбызның киләчәктә тагы да зуррак үрләр яулавын, шулай ук координаторы "Бердәм Русия яшь гвардиясе”нең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Чакмагыш районы буенча җитәкчесе Рушан Зиннәтуллинга эшчәнлегендә уңышлар телибез.

Шамил Закиров. ... " Читать дальше "

Просмотров: 438 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.01.2012 | Комментарии (0)

Узган җомгада Русиядә матбугат көне уңае белән "Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән ел дәвамында төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, җиңүгә ирешүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Чараны ачып, Башкортстан Республикасы Элемтә һәм киң коммуникацияләр министры Борис Николаевич Мелкоедов республика матбугат чаралары вәкилләренә иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. Артабан ул бер төркем матбугат хезмәткәрләренә республика Хөкүмәтенең бүләкләрен һәм үзебезнең министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды. Республика Журналистлар союзы рәисе, "Яшьлек” гәзитенең баш мөхәррире Артур Хәсән улы Дәүләтбәков та хезмәтендә уңышларга ирешкән каләмдәшләренә бүләкләр тапшырды. Русиядә Космонавтика елы кысаларында матбугат басмаларында дөнья күргән иң яхшы язмаларга конкурста район "Игенче” гәзите редакциясе өченче урынга лаек булды. Баш мөхәрриргә өченче дәрәҗә җиңүче Дипломын Русия Федерациясенең атказанган очучы-сынаучысы, очучы-космонавт, якташыбыз Урал Нәҗип улы Солтанов тапшырды. Һөнәри бәйгеләрдә яулаган җиңүләр безгә тагын да тырышыбрак, чәмләнебрәк эшләргә этәргеч бирә. Коллективыбызда эшләүче каләм ияләре артабан да үзләрен чын һөнәр осталары итеп күрсәтергә тырышачак. ... " Читать дальше "

Просмотров: 614 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск