Четверг, 02.05.2024, 17:43

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 30
Очрашу үтәчәк

Муниципаль район хакимияте югары уку йортларында укучы талиплар белән очрашулар үткәрү турында карар кабул итте. Бу чарага әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Талиплар очрашуы кышкы каникул вакытында агымдагы елның 4 февралендә район мәдәният йортында үткәреләчәк. Аңа кадәр 3 февральдә 10 сәгатьтә "Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында сту-дентларның волейбол ярышлары оештырыла.

Просмотров: 498 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Чакмагыш авылының Гагарин урамында яшәүче Зәлия һәм Таһир Галиевлар район гәзите редакциясе тарафыннан үткәрелгән абунәчеләр лотереясендә иң зур бүләкләрнең берсе булган ноутбук оттылар. Кинәт кенә күктән төшкән бәхет кебек булды бу алар гаиләсе өчен.
Бүләкнең зуры, бәләкәе булмый дисәләр дә, андый заман техникасы бүген һәркемгә бик ярап куя. Менә Галиевлар да узган елның көзендә 2012 ел өчен тоташ бер елга «Игенче" гәзитенә язылганда шундый бүләк отарбыз дип һич кенә дә уйламагандыр. Хәтта Яңа елны каршы алганда әйтелгән теләкләр арасында да ул булмаган. Ә бит, килешерсез, хыялда андый заман техникасына ия булу теләге һәркемдә бар. Яңа елда хыяллар тормышка аша дигәннәре дөрес икән. Матбугат йортында 24 гыйнварда Көнчыгышның ай календаре буенча Аҗдаһа елына аяк басканнан соң үткәрелгән Яңа ел лотереясендә нәкъ менә аларга бәхет елмайды.
Уенда чыккан бәхетле билет ияләре белән дә сезне кыскача таныштырып үтәргә булдык. Гаилә башлыгы Таһир Әхмәтхан улы 1969 елдан алып 2009 елга кадәр Чакмагыш механика заводының энергия-механика цехында токарь-фрезерлаучы булып эшләгән. Үзен һөнәренең остасы, югары квалификацияле белгеч итеп таныткан, хәтта 2007 елда яше буенча пенсиягә чыккач та заводн ... " Читать дальше "
Просмотров: 510 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Былтыр, 2011 елда, районыбызда 380 сабый дөньяга килде, шуларның 212се – малайлар, 168е – кыз балалар. Алдагы 2010 ел күрсәткечләреннән 6 процентка кимрәк булды туым. Яңа туган сабыйларның 45 проценты – гаиләдә беренче бала, 33 проценты – икенче, 16 проценты – өченче, 3 проценты – дүртенче һәм тәртип буенча артабангы нарасыйлар. Өч игезәк дөньяга килү дә шатлык өстенә шатлык булып тора. Былтыргы күрсәткечләр шуны күрсәтте: хәзер балалар гражданлык никахыннан да күбрәк туа башлады – 35 ир-ат үзләрен әти дип таныттылар.
Узган ел эчендә 323 пар никахка керде, бу 2010 елдагыдан 77 парга артыграк. Туйлар күпчелектә җәй айларында үтте – бу чорда 158 никах теркәлде. Шул ук вакытта алдынгыларның саны да 20 процентка арта төшүе борчылу тудыра – былтыр 110 гаилә таркалды. Аерылышучыларның 40 проценты чамасын бер елдан биш елгача бергә яшәгән ир һәм хатыннар тәшкил итүе яшьләребезнең гаилә кыйммәтләренә җиңелчә каравын дәлилли.
Соңгы елларда кимүгә таба баруы күрелсә дә, үлүчеләр саны да шактый зур булып кала әле. Ел саен районда 500ләп кеше дөньядан китә. 2011 елда 521 кеше вафат булды, шулардан 274е – ир-атлар, 247се – хатын-кызлар. Башлыча чирләр һәм бәхетсезлек очракларыннан үлү ... " Читать дальше "
Просмотров: 560 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск