Четверг, 02.05.2024, 19:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 16
Район халкы мәнфәгатьләрен тулырак канәгатьләндерү максатында гражданлык хәле актларын язу (ЗАГС) бүлеге ел башыннан эш графигын үзгәртте. Хәзер ул сишәмбедән шимбәгә кадәр көн саен 9дан 18 сәгатькәчә эшли, никах теркәү тантаналары җомга һәм шимбә көннәрендә үткәрелә. Ял көннәре - якшәмбе, дүшәмбе.
Просмотров: 585 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.01.2012 | Комментарии (0)

"Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында үткәрелгән семинарда райондагы терлекчелек тармагының еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды.  Аның эшендә авыл хуҗалыгы идарәлеге, күмәк хуҗалыклар, зоотехния, ветеринария,  ясалма орлыкландыру, инженерлык хезмәтләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинарның Тайняшта үткәрелүе очраклы түгел. Шул җирлектә эшчәнлек алып барган "Герой” кооператив-колхозы райондагы иң алдынгы күмәк хуҗалыклардан санала. Соңгы елларда монда басучылыкта да, терлекчелектә дә зур казанышлар яулана, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүне тагын да табышлырак итүнең төрле юллары эзләнелә. Безнең район бүген сөт җитештерү буенча республикабызда беренче урында килә һәм әлеге уңышларга ирешүгә геройлылар лаеклы өлеш кертә. Үткән хуҗалык елында кооператив фермаларында тулаем 3135026 центнер, һәр сыердан уртача 6 меңгә якын килограмм сөт җитештерелгән. Ә Гөлүсә Гыйльманова әлеге күрсәткечне 9010 килограммга ук җиткерде һәм башкаларга маяк булып тора.
Просмотров: 424 | Добавил: bikmiew | Дата: 16.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск