Пятница, 03.05.2024, 04:54

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 23
Яңа елда бала күңелле могҗиза көтә. Чакмагыштагы социаль приютта тәрбияләнүчеләр Кыш бабай яңа елда бүләкләр алып килүен сорап, матур итеп рәсемнәр төшереп, теләкләрен язып, Кыш бабай һәм Кар кызына хат салды.
Моны ишетеп приютның даими иганәчелек акциясен оештыручы "Саклык банкы” Чакмагыш бүлеге начальнигы Дамир Низамов "Бала елмаюы” исемле акция оештырып, анда район эшкуарларын катнашырга чакырды. Ата-ана назыннан мәхрүм булган 35 сабыйның бер теләген дә алар читтә калдырмады. Нәниләр күптәнге хыяллары булган тимераяклар, чаңгы, яңа ел костюмнары, уенчыкларны Кыш бабай һәм карсылуның кулыннан алды. Бу рольләрне күркәм костюмнар киеп Светлана һәм Рузил Солтановлар башкарды. Сабыйларның үтенечләрен канәгатьләндерер өчен иганәчеләребездән иң беренчеләр булып даруханәләр челтәре җитәкчесе Ирек Усманов, 85нче профессиональ лицей директоры Марат Дүсәлимов, шәхси эшкуарлар Гүзәл һәм Вадим Якуповлар бу акциягә катнашырга теләк белдерде. 
Шулай ук даими иганәчеләребез "Какаду” кафесы хуҗасы Фәнзилә Фаткуллина, "Таныш” кибет челтәрләре җитәкчесе Ирек Ялалтдинов, "Вариса” бөдрәханәсе җитәкчесе Вариса Мусина, эшкуарлар Илшат Еникеев, Гүзәл Кәримова, Гөлна ... " Читать дальше "
Просмотров: 512 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.01.2012 | Комментарии (0)

Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз!
Вәгьдә ителгәнчә, редакциягә килеп яки аның хезмәт-кәрләрендә "Игенче” гәзитенә тоташ бер ялга язылучылар арасында абунәчеләр лотереясен сишәмбе, 24 гыйнварда, 11 сәгатьтә район үзәгенең Ленин урамындагы 49 санлы йортта урнашкан редакция бинасында үткәрәчәкбез. Лотерея уенында катнашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез! Килә алмаганнар тираж комиссиясенең отышлар турындагы мәгълүматы, ягъни бүләкләр исемлеге белән гәзитнең алдагы саннарының берсендә таныша алачак. Исегезгә төшерәбез: редакциягә килеп язылучылар – 818 кеше, шулар арасында 668е бер елга язылган. Ярты елга язылучыларның квитанцияләрендә тәртип саннары язылса да, лотереядә бары тик тоташ бер елга язылучыларның гына квитанцияләре уйнатыла.Бүләкләр сезне көтә, дуслар!
Мөхәрририят.

Просмотров: 461 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск