Пятница, 03.05.2024, 06:16

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 19
Яшьләр арасында шайбалы хоккей буенча республика беренчелегенә ярышлар дәвам итә. Әлегә финалга ерак, шулай булса да һәр төркемдә иң көчле командалар төсмерләнә башлады да инде. Безнең районның "Строитель” командасы да, җиңү артыннан җиңү яулап, ышанычлы рәвештә алга бара. Хәтта республика шәһәрләренең иң көчле хоккейчыларын да авыр хәлдә калдыра алар.
Узган атнаның якшәмбесендә безнең егетләр Туймазы шәһәренең "Спартак” командасы белән очрашты. Уен Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе янындагы хоккей тартмасында барды. Беренче минутлардан ук боз мәйданында кызу алыш башланды. Ике як та җиңү өчен бөтен көчен һәм осталыгын салды. Шуңа карамастан, безнекеләр көчлерәк булып чыкты: кунакларны 6:3 исәбе белән ышанычлы җиңүгә иреште. Хоккейчыларыбыз бу көнне, матур уен күрсәтеп, Чакмагыш көярмәннәре өчен зур шатлык китерде. Киләчәктә дә аларга яңа җиңүләр теләп калабыз.
Рәшит Ганиев.


Просмотров: 478 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.01.2012 | Комментарии (1)

Яңа ел бәйрәме көннәрендә Русия почтасы, эш күләмнәре кискен артуга карамастан, халыкара һәм ил эче корреспонденциясен эшкәртеп, адресатларга вакытында илтеп җиткерү өчен бар тырышлыгын эшкә кушты.
Таможня органнары белән берлектә алар эшчәнлекнең төп биш юнәлешенә өстенлек бирде: почта алмашу урыннарын арттыра төшү, җитештерү мәйданнарын күбәйтү, халыкара почта алмашу урыннарын заманча җиһаз-корылмалар белән тулыландыру, төп персоналны арттыру, логистика эшчәнлеген җайга салу.
Башкортстан бүлекчәсендә дә почта алмашуда һәм кулланучыларга тиешле корреспонденцияне вакытында илтеп җиткерүгә зур игътибар бүленде. Бәйрәм көннәрендә элемтә бүлекчәләре өчен махсус эш графигы төзелде, вакытлы матбугат басмаларын тарату картотекалары төзелде, сортларга аеру таблицалары ачыкланылды. Директор боерыгы белән билгеләнгән җаваплы дежур торучылар почтаның үз вакытында адресатларга җиткерелүенә даими күзәтчелек итте. Махсус күрсәтмә нигезендә почта кыйммәтләре сакланышы  һәм янгын хәвефсезлеге тәэмин ителде.
Ел саен декабрь аенда почт ... " Читать дальше "
Просмотров: 545 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.01.2012 | Комментарии (0)

Дөньяда һәр кешенең — үз язмышы. Гаилә учагын саклап, бала үстереп, ил алдында якты йөзле булып яшәүне үз язмышы иткәннәр дә, инсафлыдан тәртипсезгә, хәләлдән хәрәмгә таручылар да күп. Кеше ялгыша да, төзәлә дә. Әмма иң үкенечлесе – язмыш  дәфтәренә төзәтә алмаслык булып уелган хаталар. Шул хаталар нәни генә бала йөрәге белән бәйле булса – унлата, йөзләтә үкенечтер.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары укытучылары белән берлектә социаль приютта тәрбияләнүче балалар өчен мәрхәмәтлелек акциясе үткәрде. Ул "Шәфкатьлелек кулын суз” дип аталды. Приют безне һәркайда булган тәртип, пөхтәлек, якты йөзле, ягымлы тәрбиячеләре һәм хезмәткәрләре белән каршы алды. Балаларның да үзләренә күрә тулы канлы тормыш белән яшәргә тырышулары күренә. Алар сәнгәть мәктәбе укытучылары Рәйлә Нуриханова белән Илмира Сәләхова җитәкчелегендәге хореография һәм вокал дәресләренә йөриләр. Ә акция чикләрендә 2 смена балалар өчен бай эчтәлекле концерт  күрсәтелде. Флейта, баян, аккордеон, думбыра – һәр инструментларны да күрсәтергә, ишеттерергә тырыштык. Ә хореография бүлегендә шөгыльләнүче укучыларыбыз татар, украин, кытай халык һәм эстрада биюләре бүләк итте. Концерт тәмамлангач, күмәк уеннар үткәрдек. Нәниләр аларда зур ихласлык белән катнашты, кечкенә татлы призлар оттылар, бүләкләр дә алдылар. Бу очрашудан ике як та канәгать калды – балалар күңелле ял итте, ә без үз чират ... " Читать дальше "
Просмотров: 530 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.01.2012 | Комментарии (0)

Чакмагыштагы Балалар иҗат үзәгендә менә өченче ел рәттән инде тирә-як мохитне өйрәнүчеләрнең тикшеренү эшләре бәйгесе үткәрелә. Гомум белем бирү мәктәпләре укучыларын туган җиребезнең экологик мохите проблемаларын өйрәнү һәм табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә катнашу, аларга экологик тәрбия бирү максатларын күз уңында тоткан конкурста быел Чакмагыш беренче, Балалар иҗат үзәге, Митрә-Әюп, Тайняш, Яңа Балтач һәм Үрнәк урта мәктәбе укучылары катнашты. Җиңүчеләр биш номинация буенча билгеләнде.
"Үсемлекләрнең ботаникасы һәм экологиясе” дип исемләнгәнендә беренче урта мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Эльвира Фазлыева (укытучысы Г.З.Фазлыева) – беренче, Балалар иҗат үзәгендә Г.Р.Вилданова җитәкчелегендә шөгыльләнүче Лилиана Йосыпова (6 сыйныф) икенче урынны яулады.
"Тере организмнарның зоологиясе һәм экологиясе” номинациясендә Митрә-Әюптән тугызынчы сыйныф укучысы Гөлназ Сәетова (Д.Р.Захаров) – беренче, Тайняш мәктәбенең 11нче сыйныфыннан Айгөл Кәримова (И.Д.Гаскәров) икенче булды. Яңа Балтач урта мәктәбенең А.Р.Хәмәдиева җитәкчелегендә шөгыльләнгән 9 сыйныф укучысы Йолдыз Гәрәева "Тирә-як мохитне саклау” номинациясе җиңүчесе булды. Үрнәк мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Альберт Нургалиев (укытучысы А.Ә.Насыйбуллина) "Экология химия” номинациясендә икенче урынны алды. "Гидробиология һәм ландш ... " Читать дальше "
Просмотров: 624 | Добавил: bikmiew | Дата: 19.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск