Пятница, 03.05.2024, 00:18

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 24
*Узган елда район биләмәсендә барлыгы 35 янгын чыгып, анда  2,7 млн сумлык матди зыян килде. Янгыннар 17 торак йортны, 14 ихата-каралты төзелешләрен, 4 автотранспортны юкка чыгарды яисә зыянлады. Ут-ялкында өч кешенең гомере өзелде. Шулай ук өч кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды. 2 кеше коткарылды, 20 млн сумнан артык байлык саклап калынды.
*Район хуҗалыклары бригадаларында хисап җыелышлары башланды. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре 2011 елда башкарылганнарга йомгак ясыйлар, киләчәккә бурычлар билгелиләр. 
*Бу көннәрдә район хәрби комиссариатында булачак солдатлар – 1995 елда туган егетләр хәрби хезмәткә чакыру алдыннан булган беренче  медицина тикшерүе үтәләр.
*Якшәмбе көнне Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе янындагы боз мәйданында янә спортчылар көч сынашты. Бу юлы Уфа һәм Благовещенск шәһәрләреннән килгән хоккейчылар безнең районның  "Строитель” командасын җиңүгә ирештеләр.  

Просмотров: 544 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.01.2012 | Комментарии (0)

85 санлы лицей базасында урнашкан "Чыңгыз” бокс-чылар клубында 7-11 февральдә бокс буенча республика беренчелегенең зона ярышлары үткәреләчәк. Ринг хуҗаларын, ягъни без – чакмагышлыларны да исәпләгәндә, анда шәһәр һәм районнардан җыелган 1998-2000 елларда туучы үсмер егетләр һәм кызлардан тупланган 13 команда сынау тотачак. Рингка   районыбыз данын якларга чыгачак өметле яшь спортчыларыбызны рухи дәртләндереп торырга көярмән дусларыбызның да килеренә ышанабыз.
Илгиз Ибраһимов,
"Чыңгыз” боксчылар клубының баш тренеры.

Просмотров: 513 | Добавил: bikmiew | Дата: 24.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск