Воскресенье, 05.05.2024, 23:59

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 17 » Антон – конкурс җиңүчесе
08:36
Антон – конкурс җиңүчесе
Узган елның 25 октябреннән "Башкортстан горурлыгы” проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Олимпия уеннарында, бөтендөнья, Русия һәм Европа күләмендә оештырылган ярышларда, конкурс, күргәзмәләр, симпозиум һәм төрле фестивальләрдә республика данын яклаучы яшьләрнең эшен бәяләү, яшьләр мәдәниятен күтәрү. Шушы максаттан чыгып, район яшьләре арасыннан спортта, мәдәнияттә казанышлар яулаучылар турында белешмәләр тупланган баннерлар махсус реклама стендына урнаштырылды.
Безнең районнан күрсәтелгән кандидатлар арасында Антон Ковалевның җиңеп чыгуы билгеле булды. Ул — билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат, спортның әлеге төре буенча Русия һәм республика чемпионы. Без якташыбызның киләчәктә тагы да зуррак үрләр яулавын, шулай ук координаторы "Бердәм Русия яшь гвардиясе”нең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Бөтенрусия җәмәгать оешмасының Чакмагыш районы буенча җитәкчесе Рушан Зиннәтуллинга эшчәнлегендә уңышлар телибез.

Шамил Закиров.

Просмотров: 440 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск