Понедельник, 06.05.2024, 00:37

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 17 » Район хәбәрләре
08:39
Район хәбәрләре
Бу көннәрдә район предприятиеләре һәм оешмаларында 2011 хуҗалык  елына йомгак ясала. Һәр елдагыча, февраль аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә отчет-сайлау җыелышлары үткәреләчәк.
***
Ел тәмамланыр алдыннан, декабрь азакларында Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә көзге чакыру тәмамланды. Көзге айларда безнең районның 82 егете хәрби хезмәт бурычын үтәргә китте. Бүген алар илнең төрле төбәкләрендәге хәрби частьларда хезмәт итәләр.
***
Район гәзитендә Башкортстан Республикасында 2012 ел башыннан 60 яше һәм эш стажы 40 ел тулган ир-атларга һәм 55 яше һәм эш стажы 35 ел тулган хатын-кызларга "Озайлы эш стажы булган хезмәт ветераны” исеме биреләчәге һәм айлык өстәмә түләү билгеләнәчәге һәм моның өчен документлар кабул ителә башлау турында язып чыккан идек инде. Үзенә шушы исем бирелергә лаек дип исәпләгән кешеләр 10 гыйнвардан хезмәт һәм халыкны социаль яклау идарәлегенең Чакмагыш бүлегенә (Ленин урамы, 43 санлы йорт) таләп ителгән документлар тапшыра башладылар.
***
12 гыйнварда Русия прокуратурасы хезмәткәрләре көне билгеләнде. Чакмагыш районы прокуратурасында шушы көнне һөнәри бәйрәмгә багышлап һәм Русиядә прокуратура оештырылуына 290 ел тулу уңаеннан җыелыш үткәрелде. Анда район биләмәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен саклау буенча коллектив тарафыннан узган елда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. 

Просмотров: 512 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск