Четверг, 02.05.2024, 21:36

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 12
Район мәдәният йортында "Яшьлек” эстрада театры райондашларыбызны искечә Яңа елны күтәренке кәеф белән каршыларга чакыра. 13 гыйнварда 20 сәгатьтә сезнең игътибарга "Яңа ел маҗаралары, яки читлектә кем?” дип аталган театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителә. Килегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз – үкенмәссез!
Илдус Вәлиев,
театр җитәкчесе.

Просмотров: 604 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.01.2012 | Комментарии (0)

Район мәдәният йорты алдындагы мәйдан Яңа елга әзерлек уңаеннан быел да матур итеп бизәлде. Боз шәһәрчеге уртасындагы купшы чыршы, Кыш бабай һәм Карсылу, боз-кардан ясалган әкият геройлары сыннары сихри көч биреп, тирә-якны ямьләндереп тора. Яңа ел алдыннан Чакмагышта уздырылган пар атлар бәйгесе күркәм бәйрәм бизәкләренә тагын бер ямь өстәде. Күмәк хуҗалыклардан килгән пар атлар мәдәният йорты янындагы базар мәйданында җыелды. Махсус комиссия шуларның иң яхшыларын сайлап, урыннар билгеләде. Пар атларның тышкы төс-кыяфәтенә, чисталыгына, төсләр сайланышына, дагаларның дөрес кагылышына, чана-кибиткалар бизәлешенә һәм башкасына игътибар ителде. Берсеннән-берсе ныклы әзерлектә килгән бәйгечеләр арасыннан җиңүчене сайлап алу, әлбәттә, җиңел түгел иде. 

Просмотров: 747 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.01.2012 | Комментарии (0)

Русия Президенты Дмитрий Медведев 2012 елны Русия тарихы елы дип игълан итте. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу җәмәгатьчелекнең Русия тарихына һәм аның дөнья тарихындагы роленә игътибарын җәлеп итүне күздә тотып эшләнде.
Бу хактагы махсус Указы белән ил Президенты Русия тарихы елын үткәрү буенча оештыру комитетын төзү һәм күреләчәк чаралар планын эшләү бурычын да билгеләде. Русия Федерациясе субъектларының башкарма власть органнарына да Русия тарихы елын үткәрү барышында тиешле чаралар күрергә тәкъдим ителә. 

Просмотров: 936 | Добавил: bikmiew | Дата: 12.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск