Пятница, 03.05.2024, 04:55

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2012 » Январь » 31
Ләйсән һәм Альбина Зыязовлар – Тозлыкуш урта мәктәбенең уку алдынгылары. Кызлар җырларга, биергә һәм рәсем төшерергә дә һәвәсләр. Апалы-сеңелле Зыязовалар район һәм республика күләмендә үткәрелгән мәртәбәле конкурсларда да җиңү яулап киләләр. 
Әйтик, Ләйсән "Дүртөйлегазсервис” җәмгыяте үткәргән "Газ кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән рәсем төшерү конкурсында җиңеп, истәлекле бүлеккә лаек булды. Альбина узган уку елында иң яхшы иншага үткәрелгән республика конкурсында Мактау грамотасы (җитәкчесе Р.Закирова) белән бүләкләнде.
Ә  быелгы  уку  елында  Стәрлетамак  шәһәрендә үткән республика фәнни-гамәли конференциясендә "Җ.Киекбаевның әдәби мирасы” (җитәкчесе Г.Закирова) дигән темага тикшеренү эше белән "Туган тел” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Бөре шәһәрендә үткәрелгән Бөтенруссия фәнни-гамәли конференциясендә дә Альбинага бәхет елмайды. Ул биредә дә I дәрәҗә диплом алуга иреште. Альбина җәмәгать эшләрендә дә бик актив. Ул укучылар үзидарәсе җитәкчесе   ... " Читать дальше "
Просмотров: 621 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.01.2012 | Комментарии (0)

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы өчен 2011 ел аеруча уңышлы булды. Аннан алдагы 2010ның нәтиҗәләре белән чагыштырганда бу хуҗалык елны үсеш күрсәткечләре белән тәмамлады. 
Рузил Миндияров җитәкләгән икенче ферманың еллык нәтиҗәләренә күз салсак, бу аеруча сизелә. Ит 246 центнерга артыграк җитештерелеп, сөт 430 литрга күбрәк савып алынган биредә.
Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен фермада иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кызу эш бара. Әле таң беленер-беленмәс мәлдә, сәгать 5тә җиң сызганып эшкә тотынган савучыларның тавышын сыер саву аппаратлары күмә. Монда югары күрсәткечләр белән Фәйрүзә Кудашева (һәр сыердан 5738 л савып алган), Гөлчирә Хәйретдинова (5712 л.), Фәзилә Мәрдамшина (5879 л.), Рәсимә Рахманова (5959 л.), Рәзинә Бәдретдиновалар (5865 л.) эшли.
Сөтләр савылып, чиләкләр тулганнан соң мал караучылар, сыерларны ферма каршында утарга чыгарып кичке савымгача йөртә. Мал караучы Ришат Сафуанов, Рәшит Макулов, Радис Нәҗмиев кебек уңганнарның тырышлыгы мактауга лаек. Бозау караучы  Хәбировлар гаиләсе турында бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Фәйрүзә һәм Марат йөздән арт ... " Читать дальше "
Просмотров: 1088 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.01.2012 | Комментарии (0)

Мәгариф хезмәткәрләрен аттестацияләүнең яңа тәртибе кысаларында районыбыз мәктәпләрендә хезмәт салучы укытучылар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре югары һәм беренче квалификацион категориягә сынау тота. 30 гыйнварда математика, география, чит ил телләре, физкультура, башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәктәпкәчә учреждение тәрбиячеләре компьютер тестлары биремнәрен үтәделәр. Беренче урта мәктәп базасында Рәйханә Рәшит кызы Хәмәдиева җитәкчелегендә үткән бу чарада барлыгы 22  педагог катнашты. Быел яңа форматта - онлайн режимында барган бу сынауларда алар педагогика, психология һәм үз фәннәре буенча тестларның  40 соравына җавап бирәләр. Үзәкләштерелгән тестлаштыру ике сәгать дәвам итә. Янә ике сәгатьтән исә аның нәтиҗәләре дә билгеле була. 
*   *   *
Узган елның соңгы өч көнендә һәм гыйнвар аенда Чакмагыш үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 18 яшь райондашыбыз дөньяга килгән. Елның тәүге ае кызларга аеруча бай булган. Алар – 12. Алты гаилә әгъзалары уллары туу куанычын кичергән. Калмашбаштан Ләйсән Хакова, Чакмагыштан Лилия Нәҗмиева, Иске Биккенәдән Алия Ганиева, Чакмагыштан Регина Шәфыйкова, Яңа Каръяудыдан Алия Мөгаллимова,Чакмагыштан Оксана Габдуллина, Рапаттан Эльза Гайнетдинова, Рәҗәп ... " Читать дальше "
Просмотров: 559 | Добавил: bikmiew | Дата: 31.01.2012 | Комментарии (0)

Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск