Четверг, 25.04.2024, 08:20

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 27 » Илне данлап, җирне ямьләп яшә, хөрмәтле, уңган авыл эшчәне!
12:06
Илне данлап, җирне ямьләп яшә, хөрмәтле, уңган авыл эшчәне!

Чакмагышның икмәген
Кемнәр генә икмәде?!
Икмәк игеп, кемнәр генә
Данлы юллар үтмәде?!
Игенче һөнәрен зурлап
Иң-иң түргә куярлык.
Игенчегә саф алтыннан
Сынташ – һәйкәл куярлык.
21 ноябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне үткәрелде. Район мәдәният йортына – бәйрәм тантанасына хезмәт алдынгылары – игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр, крәстиян-фермер хуҗалыклары җитәк-челәре, күмәк хуҗалыклар рәисләре, авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары җыелды.
Тантанага чакырылучылар тәүдә мәдәният йорты фойесындагы авыл хуҗалыгы җитештерүе нәтиҗәләрен чагылдырган стендларга игътибарын юнәлтте.
Тантана залдагыларга авыл эшчән-нәренең игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге ирешелгәннәрен чагылдырган видеосюжетларны күрсәтү белән башланды. Аннан соң егетләр һәм кызларны берләштергән вокал төркем хезмәт кешесен данлап җыр башкарды.
Алып баручылар Луиза Ишморатова һәм Радик Әмирханов: 
“Табыннарда күпме ризык тора,
Әмма икмәк һәрчак гел түрдә.
Аннан кадерлерәк нәрсә булсын,
Күпме хезмәт салып үстер дә!
Икмәкне аягүрә басып каршы алыйк”, – дип бәйрәм тантанасын дәвам итте.
Бәрәкәтле Чакмагыш туфрагында үскән бодайдан пешерелгән күмәчләр тантананың иң югары, затлы бүләге булды. Милли киемнәрдәге сылу кызлар игенчеләребезнең бөек казанышы, яшәү көче –күпереп пешкән икмәкләрне мөхтәрәм кунаклар кулына тапшырды.
Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов тантанага җые-лучыларны бәйрәм белән тәбрикләде, фидакарьлекләре, ил табынына лаеклы өлеш керткәне өчен рәхмәтен белдерде, игелекле эшләрендә арытаба да уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде.
Илдә азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә чакмагышлыларның лаеклы өлеше турында горурлык белән әйтеп үтте Риф Сәгъдәтулла улы:
– Катлаулы һава шартларында эшләүгә карамастан, районыбыз яхшы күрсәткечләргә иреште. Республика ка-раваенда Чакмагыш игене өлеше гомум җыем исәбендә – икенче, ә һәр гектардан уңыш алу буенча беренче урында булды. Барлыгы 158,9 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелды, гектар куәте 32,3 әр центнер тәшкил итте, узган ел белән чагыштырганда 19,8 процентка артыграк булды. “Базы”, “Герой”, “Заря”, “Победа” кооперативларында, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә күрсәткечләр тагын да югарырак. Шикәр чөгендере һәр гектардан 302,5әр центнер уңыш бирде, барлыгы 67,5 мең тонна татлы тамыр казып алынды.
Терлекчеләребезнең фидакарьлеге зур хөрмәткә лаек. Бүгенге көндә сөт җитештерү һәм һәр сыердан сөт савып алу буенча республикада беренче урыннарда барабыз.
Ел барышында 38553 тонна сөт һәм 2869 тонна ит җитештерелде. Авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да хезмәт салучы якташларыбыз белән горурланырга хаклыбыз.
Фидакарьлекнең нәтиҗәсе җимешле: 2014 елда да безнең район Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломына лаек булды.
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы бөртекле һәм кузаклы культураларның элита орлыкларын җитештерү буенча иң яхшы хуҗалык булып танылды, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен “Герой” кооперативына Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы тапшырылды.
Дөньяда күп нәрсәләр үзгәрә, әмма авыл хезмәте һәрвакыт һәркем өчен кирәкле булып кала. Бөек хезмәткәр, тыйнак туйдыручы – крәстиян Русиянең өмете һәм терәге булды һәм шулай булып кала.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!
Сез игелекле, фидакарь хезмәтегез белән районыбызны данлыйсыз, республика күләмендә мәртәбәле итәсез, тормышыбызны алга әйдисез, социаль яктан тотрыклы, икътисадта алдынгы төбәккә әверелдерүгә зур өлеш кертәсез.
Арытаба да яңадан-яңа җиңүләр яулыйк, тормышыбызны ямьгә төреп яшик, – диде.
Чыгышы соңында Риф Сәгъдәтулла улы бер төркем хезмәт алдынгыларына муниципаль районның Мактау гра-моталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Чакмагышлыларның хезмәт шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунаклар килгән иде. Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Салават улы Җиһаншинга сүз бирелде.
– Бүген сездә олуг бәйрәм, хөрмәтле чакмагышлылар. Башкортстан Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм шәхсән үземнең исемемнән тырыш хезмәтләрегез, ил табынын баетуга керткән лаеклы өлешегез өчен зур рәхмәт белдерәм, бар-чагызга да бәхет, сәламәтлек, якты киләчәк, имин еллар телим, – дип башлады ул тәбрикләү сүзен. – Сез Башкортстан аграрийлары арасында чагу балкыйсыз, тулай терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да, басучылыктан уңыш алуда да әйдәп барасыз, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәсез. Ихлас күңелдән чыккан рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан башкалада үткән тантаналы җыелышта республика Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитовның үзенең чыгышында берничә тапкыр чакмагышлылар ирешкәннәрне атап үтеп, башкаларга үрнәк итеп куюы горурлык хисләре уята. Бүген ирешелгәннәрегезгә яңа казанышлар өстәлсен, үрләр арты үрләр яулар өчен сезнең мөмкинлекләр зур, рәхмәт сезгә!
Азат Салават улы агросәнәгать комплексында озак еллар эшләгән һәм аеруча яхшы хезмәт күрсәткән дистәдән артык чакмагышлыларга Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасын тапшырды.
Аннан соң сүз алган Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның чыгышы да хезмәт кешесенә карата тирән ихтирам, чакмагышлылар өчен горурлык хисе белән сугарылган иде: “Районыбыз эшчәннәре авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә, җиңүләр яулый. Чакмагышлыларның фидакарьлеге ил күләмендә билгеле. Президентыбыз Рөстәм Зәки улының: “Өстәлемдә бүген – Чакмагыш сөте, икмәге”, – дип белдерүе – райондашларымның тырыш хезмәтенә югары бәһа.
Бүгенгебез данлы, киләчәгебез якты, өметле. Чакмагыш җиренең булдыклы халкы дигән югары исемебезне һәрчак тырыш хезмәтебез белән аклыйк, илебез иминлегенә һәрвакыт лаеклы өлеш кертик”, – диде ул, хезмәт алдынгыларына бүләкләрен тапшырды.
Аннан соң сәхнәгә, бәйрәм белән котларга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Ко-рылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдиновның ярдәмчесе Фаил Заһит улы Хә-мидуллин чакырылды.
– Кайчандыр Илеш һәм Дүртөйле районнарын мактап сөйли идек, ә хәзер сез, чакмагышлылар, ырамлы адымнар белән  алга барасыз, авыл хуҗалыгы продукциясен елдан-ел күбрәк җитештерәсез. Башкортстан Республикасында гына түгел, чит төбәкләрдә дә билгелесез, данлыклысыз. Җиңел булмаган иге-лекле хезмәтегез сезгә арытаба да уңыш китерсен, ил халкының хөрмәте-ихтирамы белән югары бәһалансын, ныклы сәламәтлек, кешелек бәхете телим, – диде ул, озак еллар фидакарьлек күрсәтеп эшләүче бер төркем райондашыбызга Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Баһаветдиновның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу көнне республиканың безнең район белән хезмәттәшлек итүче эшкәртүче предприятиеләреннән дә вәкилләр катнашты.
Бәләбәй сөт комбинатыннан кил-гән Ольга Степановна Линкевич чакмагышлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аеруча базылыларга, тәүге чордан ук кулга-кул тотынышып хезмәттәшлек алып барган рәисе Вадим Васильевич Соколовка рәх-мәтен белдерде. Актив сөт тапшы-ручыларны да бүләкләде ул. 
Раевка шикәр заводыннан Татьяна Николаевна Антоненко катнашты. 
Бәйрәм тантанасы шулай күтәренке рухта дәвам итте. Анда катнашкан һәркем районы өчен горурлык хисе кичергәндер. Хезмәт кешесенең данлануы яшьрәкләр күңелендә киләчәктә тагын да чәмләнебрәк эшләү дәрте уяткандыр, ә менә инде хаклы ялда булганнарны бераз моңсулаткандыр да. “Их, бүгенге куәтле техника безнең яшьлектә булсамы?! Хөррият хәзер, яшьләр кадерен белеп кенә эшләсеннәр иде”, – дип әйтеп куйды хаклы ялдагы механизатор бүгенгене үткәннәре белән чагыштырып. Салкын кышта, ачык һавада трактор ремонтлаганын исенә төшереп уфтангандыр. Аның сүзләрендә хаклык ята, ирексездән тарих төпкеленә алып кайта.
Җир кешене туйдыра, үзенә сыендыра. Авыл кешесенең бар кәсебе аның белән бәйле. Борынгы бабаларыбыз үз җирен баласына, туганнарына мирас итеп калдырган бит. Бу хокук 1917 елда “Җир турында декрет” барлыкка килгәннән соң гына юкка чыгарыла. Үткән гасырның утызынчы елларында илебездә күмәк хуҗалыклар оешуын, крәстиян тормышында бөтенләй башкача яшәү рәвешен барлыкка китерүен яхшы беләбез. Фәкать шул күмәклек белән Туган ил азатлыгы өчен тиңдәшсез, изге сугышта җиңү яуланган. “Туган илем, җирем өчен!”, — дип “Ур-ра!” кычкырып атакага күтәрелгән ва-тандашлар. Ә тылдагылар исә бер-гәләп фронттагылар өчен, Җиңүне якынайту өчен дип тырышкан.
Җиркәй! Тарту көчең көчле си-нең! Төрле сәясәтнең авырлыгын кичерә җир кешесе. Үзе интегеп үстергәннең файдасын күрмәгән чакларны онытырлыкмы?! Сауган сөт-нең граммына кадәр калдырмыйча алганда йөрәкләре телгәләнгәндер авыл кешесенең. Сөт-майны шәһәрдән ташып задание үтәгәннәрен өлкән буын вәкилләре әле дә тетрәнеп искә аладыр.
Кешене – җир, кешелекне шул җирдә бил бөккәннәр туйдыра. Җирен сөйгән авырлыгына да түзә. Гомер буе түзгәннәр, әллә ни тирәнгә китмичә, үзебезгә яхшы таныш булган Хрущев заманындагы шәһәрләштерү сәясәтенә әйләнеп кайтыйк әле. Мал-туар асрауда чикләүләр белән тарихның шомлы битләренә кереп калды ул. Сыер бер баштан артмасын, дип шарт куела. Ул чакта бозаулар тумас борын хөкүмәткә тапшыру өчен контрактлаштырыла. Кош-корт, хәтта умарта күчләре тоту чикләнә. Дөрес, акыллы башлар боларны авыл халкының яшәү рәвешен яхшырту максатында эшләнә дип аңлатырга тырышты. Имеш, ул колхозда эшләп кайта да, шәһәрчә ял итә: мал азыгы хәстәрләп интекми, ит-сөтне сатып кына ала. Әмма бу сәясәт канга сеңгән, буыннан-буынга мирас булып күчкән, шөгыленә тугры калган авыл кешесен малыннан аера алмады. Бүген исә киң колач белән яшәргә, җирдән файдаланырга, теләгән кадәр мал-туар үрчетергә мөмкинлекләр зур. Үзаллы эш ачарга ярдәм итүче программалар гамәлгә кертелә.
Әйе, үтелгән сукмаклардан хәтер җепләрен сүткәндә, башка-рылганнарны анализлап, бүгенге уңышларга, гомумән, яшәешкә сокланасы гына кала. Чит төбәкләрдә, хәтта күрше районнарда да сө-релмәгән-чәчелмәгән басулар, таралган колхозлар арта барганда районда күмәк хуҗалыклар яшәп калды, эшчәнлек формасын үзгәртеп, камилләштереп, каршылыклы юллар аша матур бүгенгесенә иреште. Бу – район җитәкчелегенең зиһен көче, халкы турында кайгыртучанлыгы, бердәмлелекнең-күмәклекнең куанычлы нәтиҗәсе. Башкортстан Республикасы, башка кайбер төбәкләрдән аермалы рәвештә, социаль өлкәдә эшчәнлекне уңышлы алып бара, икътисадый яктан да тотрыклылыкны саклауга ирешә икән, монда  чакмагышлыларның да фидакарь хезмәт өлеше зур. Фәкать безнең районга чит төбәкләрдән өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга киләләр, тармак буенча республика семинар-киңәшмәләр, һөнәри конкурслар безнең җирлектә югары биеклектә үтә.
Икмәк! Кемнәр генә аны  икмәгән, үстергәндә кайнар тирен түкмәгән икән! 1930 елдан башлап күмәк хезмәт җимеше буларак ил табынына куела ул. Еллар аша тәҗрибә туплана. Шул урында сүземне бераз гына саннар белән дәлилләп игътибарны  тарих төпкеленә юнәлтү урынлы булыр, мөгаен. 1958 елда районда 58 колхоз оеша, 3 трактор, 1129 сабаннары була. Колхозларда 15 меңнән артык хуҗалык исәпләнә. 1932 елда район буенча бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 5,81 центнер ашлык алына. Ә 1946 авыр елда нибары 3,6 центнер була. 1949 елда хәтта 3 центнерга да җитми.
Еллар игенчене үзенчә сыный. 1993 елны хәтерлиләрдер әле өлкән буын кешеләре. Авыр урак булды ул. Айлар буена берөзлексез яуган яңгырлар игенчегә эшләргә ирек бирмәде. Әмма кайнар тир түгеп ел буена салынган хезмәт бушка китмәде: районда һәр гектардан 21 центнер уңыш алынды. 42 мең тонна ашлык сатылды, задание арттырып үтәлде. Фрунзе исемендәге хуҗалыкта (рәисе Марсель Хуҗин исемен хөрмәтләп искә алыйк) гектар куәте 33 центнерга җитте.  Техник куәт арта, хезмәт шартлары яхшыра, яңадан-яңа уңышлар яуларга мөмкинлекләр зур хәзер. Ил агасының, бераз гына моңсуланып: “Җырлап кына эшләрлек бит хәзер”, – дип үткән хезмәт елларын искә төшереп, уфтанып, бүгенге яшьләргә көнләшеп каравын да аңларга була. Барлык шартлары булган, камилләшкән техникага идарә итү бәхете тимәгән шул аңа. Әмма ул авыррак елларда гөрләтеп эшләве белән хөрмәтле, күркәм бүгенгесенә җитүе белән бәхетле.
Авыл эшчәннәрен данлау кичәсе ахырына якынлашты, район үз-ешчәннәре чыгышы, башкаладан Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар җитәкчелегендәге артистлар төркеме тәкъдим иткән җыр-моңнар бәйрәмне тагын да чыгурак итте, тәэсирлелеген арттырды.
Чакмагыш игенчесе, данлы синең үткәнең, матур бүгенгең, якты килер көнең. Илне данлап, җирне ямьләп мең яшә, хөрмәтле авыл эшчәне!
Рәзифә Сәхапова.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Просмотров: 1464 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск