Среда, 17.04.2024, 02:01

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Декабрь » 1 » Олысына да, кечесенә дә әни – иң кирәк кеше
07:26
Олысына да, кечесенә дә әни – иң кирәк кеше

Билгеле булуынча, көз аеның соңгы якшәмбесендә якты һәм зур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәркайсыбыз өчен дә җир йөзендә иң кадерлесе булган шушы  гүзәл затларга – әниләргә, нәнәйләр-дәү әниләр, картәниләргә багышлап район мәдәният йортында быел да эчтәлекле программалы концерт әзерләнгән иде.

 “Әнкәйләргә рәхмәт әйтик” дип исемләнгән бу тантаналы тамаша ихлас котлау-теләкләргә, җыр-моңга бай булды. Гүзәл Табишева башкаруындагы моңлы җыр белән башланып киткән тамашаны ачып, аны алып баручылар Хәтиф Хәбибрахманов һәм Розалия Хафизова залда утыручы барлык гүзәл затларны тәбрикләү өчен сәхнәгә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюковны чакырды. “Без шушы көннәрдә иң гүзәл һәм якты бәйрәмне билгелибез, аңа беркем дә битараф кала алмый торгандыр. Чөнки җир йөзендә әнидән дә якынрак кеше юк. Шушы уңайдан ихлас котлауларны кабул итегез. Гомумән, ел дәвамында хатын-кызларны тәбрикләүгә багышланган бәйрәмнәрне ике тапкыр – 8 март һәм Әниләр көнендә билгеләү аеруча шатлыклы. Чөнки нәкъ менә алар – яшәешнең чыганагы. Бүген безнең район җирлегендә балигълык яшенә җитмәгән 6500 баланы тәрбияләүче ике мең ярым гаилә яши. Шулардан 500е – күп балалылар. Мондый гаиләләрнең артуы сөенечле. Районда демографик хәлне яхшырту максатында күп төрле чаралар гамәлгә ашырыла. Аларның куанычлы нәтиҗәсе саннарда да чагыла. Быел ел башыннан безнең районда 370 сабый дөньяга килде, бу былтыргы күрсәткечтән 33кә күбрәк. Җирлегебездә биш һәм аннан артыграк бала тәрбияләүче “Ана даны” медаленә ия булган 62 әни бар, аларның алтысына бу медаль агымдагы елда тапшырылды. Районыбызда яшәүче хатын-кызлар җәмәгать тормышының барлык өл-кәләрендә дә уңышлы эшчәнлек алып бара, хөрмәтле өлкәннәребез өченче буын халык университетлары программасында актив катнаша. Әниләр, хатын-кызлар инициативасы белән район авыллары “Аек авыл” акциясенә кушылды. Аларның тырышлыгы белән тормышыбыз якты, матур. Хөрмәтле гүзәл затлар, яшәешебезне ямьләүгә, җәмгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән тырышлыгыгыз уң булсын, балаларыгыз-оныкларыгыз сезнең горурлыгыгыз, шатлыгыгыз булсын”, – дип тәбрикләде Геннадий Фотеевич һәм залда утыручы ике гүзәл затка – Чакмагыш гимназиясенең тарих укытучысы Ләйсән Илһам кызы Кинҗәкәева һәм Аблай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузилә Үзбәк кызы Әхмәтовага муниципаль районның Рәхмәт хатларын һәм “Бердәм Русия” партиясенең  районыбыздагы бүлегенең бәйрәм бүләкләрен тапшырды. Аңардан соң чыгыш ясаган район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова үзе җитәкчелек иткән советның эшчәнлеге белән таныштырды һәм оешма эшчәнлегенә аеруча зур өлеш керткән балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия белгечләре Мәмдүдә Рәхмәй кызы Вәлиуллина һәм Гөлдәр Тимерҗан кызы Имангуловага Баш-кортстан Республикасы Хатын-кызлар Союзының Рәхмәт хатларын һәм “Бердәм Русия” партиясе бүләкләрен тапшырды. Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнүче яшь биючеләрнең һәм Илвир Сәетгәрәевның дәртле биюләре, Фәния Шәрипова, Эльмира Сәлахова, Мөнирә Сабитова, Гүзәл Табишева, Илназ Миңнеханов, Розалия һәм Радик Гафаровларның җырлары, Руслан Сәлаховның курай моңнары залда утыручы барлык аналар, картәни-нәнәйләр өчен матур бәйрәм бүләге булды.
Рәзилә Арсланова.
Просмотров: 791 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск