Пятница, 19.04.2024, 13:46

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 17 » Өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының уникенче утырышы
07:08
Өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының уникенче утырышы

Агымдагы атнаның чәршәмбесендә, 12 ноябрьдә, муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының уникенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның урынбасарлары,  бүлек җитәкчеләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының агымдагы елның 10 сентябрендә кабул ителгән “2014 елның ун аенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында”гы 187 санлы карары үтәлеше барышы хакында.
2-6. Башкортстан Республикасы  Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамотасы, күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе, муниципаль районның Рәхмәт хаты белән бүләкләү, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен бирүгә кандидатураларны раслау.
7.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унҗиденче утырышын оештыру һәм анда чыгарылачак көнүзәк мәсьәләләр хакында.
Утырышта хәл итүгә тәгаенләнгән мәсьәләләрнең беренчесе – агымдагы елның ун аенда муниципаль район бюджеты үтәлеше барышы хакында муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов чыгыш ясап, төп юнәлешләрне билгеләде. Шушы мәсьәлә буенча фикер алышуларда муниципаль район Советы депутатлары Рамил Камил улы Агиев, Рамил Кадыйр улы Ташбулатов, Рәиф Фәрит улы Сибатов катнашты. Артабан шушы мәсьәлә буенча карар проекты кабул ителде.
Чираттагы биш мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков сүз алып, берничә райондашыбызны район һәм республиканың югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү хакындагы мәгълүмат белән чыгыш ясады. Депутатлар бертавыштан тәкъдим ителгән кандидатураларны хуплады.
Утырышка чыгарылган соңгы мәсьәлә буенча муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин сүз алды һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унҗиденче утырышы агымдагы елның 19 ноябрендә иртәнге 10.00 сәгатьтә башланачагы хакында хәбәр итте.  Муниципаль район хакимияте башлыгын йомгаклау сүзе белән чыкты.

 

Просмотров: 935 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск