Пятница, 29.03.2024, 17:11

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 6 » Башкарылганнардан ямь табып
07:56
Башкарылганнардан ямь табып

Хезмәт коллективларында

Халыкны җылылык белән тәэмин итү, торак пунктларны вакытында көнкүреш калдыкларыннан чистартып баруны оештыру, урамнарның, тротуарларның төзеклеге һәм чисталыгы турында кайгырту... Гомумән, халык рәхәт яшәсен өчен җаваплылыгы чикләнгән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре күпкырлы эш башкара. Үзләре алдына  заман куйган таләпләрне искә алып, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын гел яхшыртырга омтылалар. Эшләре кешеләр белән бәйле булганлыктан,  аларның хезмәт көндәлеге күз алдында тора. Көн дә  туып торган мәсьәләләрне вакытында уңай хәл итү юлларын табып, районыбыз халкына коммуналь хезмәтләр күрсәтүне алар төгәл һәм анык башкара.
Халыкка  көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре быел да районыбызны төзекләндерү максатында бик күп эш башкарды. Гагарин урамының 3 санлы йортыннан алып  7 санлы йортына кадәр арада асфальт түшәлде – көзге пычраклар вакытында биредән үтеп йөрүләр күпкә җайланды. 
Күптән түгел ачылган күпфункцияле  үзәк (МФЦ) территориясенә дә асфальт торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көче белән түшәлде. Асфальтны тигезләүче Фирдәвис Вәлиуллин бу эшне зур җаваплылык белән башкарды. Әлеге хезмәттә “кайнаган” мастерлар  Расих Латыйпов, Мирхәт Кәримов, Рузил Ханмурзин җитәкчелегендә Сергей Усов, Фәвис Суфиянов, Динар Мөхәммәтҗанов, Илдус Кәримов, Фәних Даутов, Илдус Шәрәев, Марат Насыйбуллин, Рөстәм Хисамовның хезмәтләре бәһалап беткесез. 
Кешеләрнең яшәү шартларын тагын да  уңайлырак итү – җәмгыять хезмәткәрләренең төп бурычы. Иске Бәшир урта мәктәбе казанлыгын төзекләндерүне дә егетләр күңел салып башкарды. Фәвис Суфиянов, Динар Мөхәммәтҗанов, Илфир Вәлиев, Роберт Насыйбуллиның алтын куллары аркасында бинаның түбәсе алмаштырылып, яңартылды. Вера Баева, Розалия Миңнекәева, Альбина Гыйззәтуллинаның тырышлыгы һәм осталыгы белән стеналары да ялт итте. 
Авыр хәлдә калган вакытта бер-береңә ярдәм итү – һәммәбезнең изге бурычы. Җаваплылыгы чикләнгән “Торак-коммуналь хуҗалыгы”нда олы йөрәкле, изге күңелле егетләр хезмәт сала. Район үзәгенең Беренче май урамында янгыннан калган йортның түбәсен алмаштыру  мактауга лаек күренеш булды. 
Барыбыз да белүебезчә, быел  Тозлыкуш авылында зур зона киңәшмәсе үтте. Биредә кайнаган зур күләмле  әзерлек эшләрендә дә хуҗалык егетләре дә читтә калмады. 
Тозлыкуш авыл Советы авыл би-ләмәсе хакимияте бинасында җылыту системасын алмаштыру процессын да егетләр “энәсеннән җебенә кадәр” башкарып чыкты. Баш инженер Салават Баянов, Рөстәм Камалов, Азамат Җиһанов, Халит Габдуллин, Наил Шәрәев, Замир Турсунов, Расих Латыйпов, Марат Сираев фатирларыбыз җылы торсын өчен  тырышлык һәм көч сала. 
Шул ук вакытта инженерлык-коммуникация хезмәтләре дә югары дәрәҗәдә алып барыла. Канализация, су һәм җылылык торбаларын карап тоту – Илдус Кәримов, Илгиз Мөсәлләмов, Фәних Даутов, Ильяс Маһияровның көндәлек бурычы. 
Биредә күп еллар хезмәт иткән, хәзерге вакытта тәҗрибәле остазлар булып торучылар кул астында башкарылган эшләр уңай һәм нәтиҗәле. “Көндәлек хезмәтебез белән кешеләрнең уңайлы тормышы өчен шартлар тудырабыз, районыбызда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту  буенча җаваплы эш башкарабыз. Эштә уңышларга  ирешү эшчәнлегебезгә мөһим үзгәрешләр кертергә, күрсәткән хезмәтләрнең уңайлы булуын һәм сыйфатын үстерүгә булышлык итә. Коллективыбызның  матур традицияләре, бүгенгесе һәм киләчәге  бар. Райондашлар да шуларны аңлап, коммуналь хезмәтләргә үзвакытында һәм тулы күләмдә түләп баручылар күбрәк булсын иде.  Җәмгыятебез үз чиратында нәтиҗәле һәм халыкка уңайлы булган эшләр башкарыр дип ышандырасы килә, чөнки бездә хезмәтенә намус белән караган хезмәткәрләр генә  эшли”, – ди  җаваплылыгы чикләнгән торак-коммуналь хуҗалыгының таләпчән начальнигы Рамил Камил улы Агиев. 
Хуҗалык коллективы бердәм һәм тырыш. Баш бухгалтер Миләүшә Сәяхова, бухгалтерлар Гөлнур Бикмөхәммәтова, Нәсимә Харисова, склад мөдире Лира Нәбиуллина, икътисадчы Альмира Минһаҗева, контролер Фируза Хәммәтова, техник-җитештерү бүлеге өчен җаваплы Рәүдә Гыйлемханова, сәркәтиб Эльвира Шәехова, торак-коммуналь хезмәтләренә  түләүләр буенча белгеч Лилия Әминева, касса артында утыручы Әнифә Хисамова үз эшен энәсеннән җебенә кадәр белә.  
Без барганда хуҗалыкның тырыш егетләре Кыр урамындагы 9 санлы йортның түбәсен алмаштыру белән мәшгүль иде. Тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар насыйп булсын!
Лиана Ханмурзина.
Просмотров: 897 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск