Среда, 17.04.2024, 00:58

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 18 » Тормышлары көйле, табыннары сыйлы
07:59
Тормышлары көйле, табыннары сыйлы

Һәр хуҗалыкның үз алдынгылары

Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы кулланылышындагы барлык җирләр 6 мең гектарга якын, шуның 4290 гектардан артыгы – сөренте җирләр. Бөртекле-кузаклы культуралар 2200 гектарда игелде. Байтак мәйданнарны мал азыгы культуралары һәм көтүлекләр биләде.
Бөртеклеләрнең тулай җыемы 47423 центнер булды. Җәмгыятьтә барлыгы 870тән артык баш сыер малы асрала. Кышлату сезонына печән, сенаж, силос тупланды һәм, концентрат азыкларны да кертеп, һәр шартлы малга 49 центнер азык берәмлеге хәзерләнде.
Һәр эшләр уңганнар тырышлыгы белән башкарыла. Гомерен игелекле хезмәткә багышлаганнар чын мәгънәсендә соклану тудыра.
Быелгы уракта комбайнчылар ярышын Гамил Хафизов әйдәп барды. Ул “СК-5”маркалы комбайнда  барлыгы 15880 центнер ашлык суктырды. Илмир Ильясов аннан бик азга гына калышты, Рафаэль Яһудин шулай ук алдынгыларга тиңләшергә омтылды. Тезмәгә салуда  Альфред Дәүләтшинга тиңләшүче булмады. Басулардан ындыр табагына ашлык ташуда “КамАЗ”автомашиналарында эшләүчеләрдән  Азат Мамлиев иң алдынгысы булды: барлыгы 17450 центнер ашлык кайтарды. Ә менә Радис Гайсин (18283 ц.) һәм Әлфир Нәбиуллин (15598) үзләренең шәхси машиналарында эшләде. Туңга сөрүдә Илдус Тимерханов тырышлыгы белән аерылып торды. “Т-150” тракторында 795 гектарда эш башкарды. Айрат Казыйхановның да эшләре көйле барды.
Мал азыгы хәзерләүдә дә шулай ук көнне-төнгә ялгап эшләүчеләр байтак.
Рөстәм Рәфыйков кукуруз урагында – силос салганда алдынгылыкны бирмәде: “КамАЗ” автомашинасында 4250 тонна яшел масса ташыды. Рөстәм Сәхәбинның шулай ук хезмәт күрсәткечләре югары булды — ул 3800 тонна (“МТЗ-1221”) кайтарды. Салам эскертләүдә Зинфир Арсланов (“МТЗ-80”) аерылып торды, 817 тонна туплады.
Печән хәзерләүдә байтак механизатор катнашты. Айдар Шәйнуров, Илнур Сибәтуллин вакыт белән исәпләшми эшләде, 1850-1740ар рулон тупладылар. Әмма бу эштә иң алдынгы урында Гәрәй Исхаков булды: ул ураткан печән төргәкләре 2970кә җитте. Гәрәй – Имәнлекул егете. Авылда мәктәп  тәмамлаганнан соң (1981 елда) Чакмагыш һөнәрчелек училищесына юллана, механизатор таныклыгына ия була. Армия сафларына алына, солдат бурычын намуслы үти. Туган ягын сагынып кайткан егет кичекмәстән колхозда яраткан эшенә тотына, бераздан яшь тракторчылар арасында иң уңганы булып таныла. Язгы айларда чәчүдә катнаша, мал кышлату сезонында фермада техника таләп ителгән эшләрне башкара. Техник культуралар игү остасы ул: көнбагыш чәчә, эшкәртә, кукуруз үстерә.
Гәрәй гаилә тормышын да матур корды. Зианчура районы сылуы Наҗия ханым (балалар бакчасы хезмәткәре булды, аңа кадәр китапханәдә, клубта художество җитәкчесе булып эшләде) белән ул һәм кыз тәрбияләделәр, хәзер инде өч оныклары үсеп килә.
Билгеле, тырышып эшләгәннәрнең тормышы көйле, табыны да сыйлы.
Зифа Галиева.
Просмотров: 844 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск