Пятница, 26.04.2024, 10:44

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Декабрь » 4 » Техниканың әзерлеге – беренче планда!
12:15
Техниканың әзерлеге – беренче планда!

Район семинар-киңәшмәсеннән

Агымдагы елның 10 ноябрендә муниципаль район хакимияте “Авыл хуҗалыгы техникасын 2015 елгы басу эшләренә әзерләү турында” карар кабул иткән иде. Анда авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елгы басу эшләренә әзерләүне тәмамлау сроклары билгеләнде. Атап әйткәндә, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын  –15 мартка, тракторларны һәм аларның тагылмаларын, шулай ук минераль ашлама сиптергечләрне һәм  тараткычларны – 1 апрельгә, мал азыгы хәзерләү комбайннарын, тагылма ургычларны һәм печән хәзерләү техникасын – 25 майга, ашлык комбайннарын, ургычларны һәм бөртек чистарту корылмаларын – 10 июньгә, бөртекне җыеп алганнан соң эшкәртү машиналарын һәм җиһазларын – 10 июльгә, автомобиль үлчәүгечләрне – 1 июльгә, шикәр чөгендере җыю техникасын 1 сентябрьгә әзерләп бетерү бурычы куелды.
Хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгечләргә һәм крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыкларына авыл хуҗалыгы техни-касын дефектовка үткәргәннән соң норматив таләпләргә ярашлы озайлы саклауга куярга тәкъдим ителде. Шушы максатта ремонт бригадалары һәм звенолар төзү, басу эшләренә әзерләнү буенча хезмәт коллективлары, аерым ремонтчылар арасында ярыш оештыру, үзйөрешле техниканы һәм аларның тагылмаларын дәүләт техник каравына үзвакытында кую буенча тәгаен бурычлар билгеләнгән иде.
2015 елда басу эшләрендә катнашачак барлык төрдәге авыл хуҗалыгы тех-никасын үзвакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп әзерләү максатында 3 декабрьдә җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Аның эшендә хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлары һәм аграномнары, бригадирның техника буенча ярдәмчеләре, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы  бүлеге белгечләре, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре катнашты.
Тәүдә семинарда катнашучылар Көсәкәй машина-трактор остаханәсе ихатасында һәм гаражларда кышкы  саклауга куелган авыл хуҗалыгы техникасын, туфрак эшкәртүдә  кулланыла торган тагылма инвентарьны, башка механизм  һәм узелларны карадылар, мастерскойларда булып, ремонт барышы белән таныштылар. Җәмгыятьнең баш инженеры Илшат Әгъләм улы Хәбиров авыл хуҗалыгы машиналарын кышкы саклауга кую һәм ремонт эшләре турында сөйләде. Биредә шуны да әйтергә кирәк: хуҗалыкта барлык төр авыл хуҗалыгы машиналары да көзге кыр эшләре тәмамлану  белән дәүләт стандарты таләпләренә җавап бирерлек итеп кышкы  саклауга куелган, тагылма инвентарь язгы кыр эшләренә әзерләнә, техниканың ышанычлы  сакланышын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрелә.
Машина-трактор остаханәсендә булганнан соң семинарда катнашучылар сөтчелек фермасына бардылар. Биредә савым сыерлары  асралган бинага үз көчләре белән реконструкция үткәргәннәр. Яңа сөт саву линиясе урнаштырылган, суүткәргеч тә яңарган. Абзар эче якты, түбәсен заманча итеп япканнар, аннан яктылык көнозын эчкә төшеп тора. Кыскасы, фермада терлекчеләр өчен эш шартлары сизелерлек яхшырган.
Семинар-киңәшмәнең теоретик өлеше Көсәкәй авылы мәдәният йортында дәвам итте. Тәүдә  җаваплылыгы чик-ләнгән “Юлдаш” җәмгыяте рәисе Ранис Рәис улы Хәмәтдинов хуҗалык эшчәнлеге, игенчелек һәм терлекчелек тармакларында кайбер икътисадый күрсәткечләр белән таныштырды, техниканы кышкы саклауга кую һәм ремонтлау буенча башкарылган эшләргә тукталды. Аннары дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов, хезмәтне саклау буенча белгеч   Рәсим Рим улы Хаков авыл хуҗалыгы  предприятиеләрендә техника паркын яңарту, киләсе елгы басу эшләренә әзерләү, хезмәтне саклау, производствода хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү буенча күрелгән чаралар, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге бурычлар турында сөйләделәр. Авыл  хуҗалыгы бүлеге начальнигы Алмаз Венер улы Камаловның  көнүзәк мәсьәләләргә кагылышлы чыгышын да очрашуда катнашучылар зур игътибар белән тыңладылар.
Семинар-киңәшмәгә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Хаҗиев йомгак ясады, очрашуда әйткәннәрдән чыгып, тәгаен бурычлар куйды. Ә район алдында торган бурычлар, чыннан да, бик зур. Киләсе елда да игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә ирешелгәннәрне  ныгыта барып, тотрыклы һәм  алгарышлы үсешне тәэмин итергә кирәк. Техника паркын  заман техникасы белән даими яңартып тору, аларны яхшы итеп хез-мәтләндерү һәм саклау, авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, механизаторларның квалификациясен даими күтәрү, алмаш кадрлар әзерләүгә җитди игътибар бирү – уңышка ирешүнең нигезен тәшкил итүче төп факторлар. Киләсе елның җәендә безнең районда үтәчәк республика  әһәмиятендәге  чарага – басу көненә ныклап әзерләнү бурычы тора. Авыл хуҗалыгы техникасын 2015 елгы басу эшләренә әзерләүне ныклы контрольдә тоту максатында Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында һәм районнарда махсус штаб оештырылачак. Андый штаб безнең районда да булдырыла.
Ригат Нурый улы үзенең чыгышында барлык төр техниканы муниципаль район хакимияте карарында билгеләнгән вакытка әзерләп бетерү, язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килү, кыйммәтле техниканы, авыл хуҗалыгы машиналарын кадерләп-саклап тоту, җитештерүчәнле файдалану, киләсе елда да югары нәтиҗәләргә ирешү буенча уй-фикерләрен җиткерде, киңәшләр  бирде.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 941 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск