Пятница, 29.03.2024, 14:38

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Декабрь » 8 » Киләчәккә өмет- ышаныч белән
09:21
Киләчәккә өмет- ышаныч белән

Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы
Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка инде традициягә әверелгән еллык Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады. 4 декабрьдә Кремльнең Георгий залында сәгатьтән артык  үткән бу очрашуда сүз илнең эчке һәм тышкы сәясәте, иҗтимагый, икътисадый-социаль үсешенең  төп юнәлешләре турында барды. Мөһим үсеш программасы документында, башкарылган эшләр белән беррәттән, киләчәктә ил алдында торган мөһим бурычларга, җәмгыятьне борчыган мәсьәләләргә аеруча зур игътибар бирелде.
Владимир Владимирович үзенең чыгышын ил бердәмлеген ныгытуда ярдәм иткән Русия халкына рәхмәт әйтүдән башлады. 2014 елда илебез тормышында булган мөһим сәяси вакыйга – Кырымның Русия составына кушылуы уңаеннан уй-фикерләре белән уртаклашты. Ярымутрауда урнашкан Кырым Респуб-ликасы һәм аерым статуста булган Севастополь шәһәренең Русиягә яңа субъектлар буларак әйләнеп кайтулары  — шул төбәктә яшәүчеләрнең ирекле сайлавы, теләге нәтиҗәсе. Халык референдумда демократия шартларында үзенең киләчәк үсеш юлын бердәм рәвештә билгеләде. Мөрәҗәгатьнамәнең тәүге өлеше күршебез Украинадагы хәл-вакый-галарга бәйле иде. Президент, Русия банклары Украинага барлыгы 33 миллиард доллар күләмендә төрле ярдәм күрсәтүен һәм бүген ике арадагы бәйләнешләрнең  никадәр киеренке  булуын билгеләп, үзара һәм Европа илләре белән булган мөнәсәбәтләргә бәһа бирде. Мәскәү, Киевта булган корал ярдәмендә дәүләт корылышын үзгәртүне кабул итмәсә дә, Украинаның суве-ренитетын, тугандаш  халыкның сайлавын, һичшиксез, хөрмәт итә, диде. Безнең тышкы бәйләнешләр Европа илләре, Америка Кушма Штатлары, шулай ук башка илләр инвесторлары өчен дә һәрвакыт ачык, тимер чаршау төшереп, үз чикләребездә  бикләнеп яшәмәячәкбез, төрле яклап хезмәттәшлек  дәвам  итәчәк. Русия соңгы елларда ныклы үсеш алды, үзаллылык күрсәтте. Безнең илгә төрле елларда зур басым  ясалды, ул әле тагын да көчәйде. Хәтта Кырым кушылу сәбәп булып тормаса да, Русиягә карата санкцияләр куллануга башка сә-бәпләре табылыр иде. Русия белән көч позициясеннән торып сөйләшү мәгънәсез. Ракетага каршы оборона буенча үзара килешүнең үтәлмәве, хәрби көчләрнең стратегик балансы  бозылуы Европага гына түгел, ә бөтен дөньяга куркыныч белән яный. Без бик тә кыйммәткә төшүче кызу коралланырга җыенмыйбыз, әмма илебезнең оборона куәтен ныгытачакбыз. Без көчлебез һәм үзебезгә ышанабыз, дип билгеләде Владимир Путин халыкара иминлек мәсьәләләренә кагылып.

Президент шулай ук илдә югары квалификацияле эшче кадрлар, белгечләр, фәнни хезмәткәрләр әзерләү, сәламәтлекне саклау, мәгариф үсеше, социаль өлкәдә хәл ителәсе проблемаларны да атады, аларны гамәлгә ашыру юлларын күрсәтте. Медицина страховкасы, салым салу  буенча, эшкуарлыкны, кече һәм уртача бизнесны (хәзерге шартларда аның әһәмияте нык арта) үстерүгә комачаулаучы административ барьерларны киметү, талантлы балаларны, яшьләрне матди дәртләндерү өлкәсендә әйткән тәкъдимнәрне дә залда утыручылар бердәм хуплап каршы алдылар. Мәсәлән, ана капиталы программасы киләсе елда  да дәвам иттереләчәк, диде. Ә Кырым халкына бу матди ярдәм 2007 елдан соң ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә дә биреләчәк.

Ә икътисад  һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итәрдәй илләр күп дөньяда. Европа Союзы альянсы санкцияләренә карамастан, Русиянең Азия һәм Тын океан төбәге илләре белән үзара хезмәттәшлеге ныгый баруы – шуның ачык мисалы. Евразия икътисадый союзы киләсе ел башыннан үзенең эшчәнлеген башлаячак. Ул Русия өчен дә, союз составындагы башка илләр өчен дә куәтле үсеш чыганагы булып торачак.

Мөрәҗәгатьнамәдә илнең эчке эшләренә, аеруча кече бизнес үсеше, яңа технологияләр кертү, җитештерүчәнлекне арттыру, чыгымнарны, инфляцияне киметү проблемаларына да шактый зур урын бирелгән иде. Президент 2012 елның маенда кабул ителгән Указлар үтәлешен дә читләтеп үтмәде. Алар, мәгълүм булуынча, тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла. Санкцияләр – үзебезнең илебез эчендә икътисадны җитез темплар белән үстерүгә, эчке мөмкинлекләрне тулырак ачарга стимул, дип ассызыклады Президент. Безнең ил халкы — эшчән, акыллы һәм талантлы. Иң мөһиме – хәзер кешеләргә үз-үзен ачарга, мөмкинлекләрен, сәләтен һәм талантын үстерүгә юл ачарга, һәртөрле чикләүләрне бетерергә кирәк. Һәр кеше үзенең эш урынында гражданлык активлыгы, ватанпәрвәрлык күрсәтеп, намус белән, тырышып эшли, зур уңышларга ирешә икән, санкцияләргә каршы бездән җавап шул булачак. Ватаныбыз үсеше, имин тормыш хакына барыбыз да бергә тупланырга вакыт җитте. Ә инде җинаятьчел җавапсызлык күрсәтү, бюджет исәбенә баю, коррупция күренешләре илебезнең иминлеген тәэмин итүгә турыдан-туры куркыныч янау булып тора. Без төрле хокук бозуларга каршы ныклы көрәш алып барырга тиешбез. Бюджетның һәр сумын максатлы тотынырга, нәтиҗәле файдаланырга  бурычлыбыз.
Чит илләрдән кертелеп килгән товар-ларны үзебезнекенә алыштыру, аларны бездә җитештерүне тизрәк җайга салу – озак вакыт таләп иткән  эш. Ләкин моны кичекмәстән башларга кирәк! Безнең илдә җитештерелгән товарлар дөнья күләмендә көндәшлек сәләтенә ия булырга тиеш. Аерым алганда, читтән сатып алынган дару-препаратларның шактый өлешен 3 ел эчендә үзебездә  җитештерә башлау бурычы куела.
В.Путин намуслы, фидакарь хез-мәтләре белән Русиянең икътисадый куәтен ныгытуга зур өлеш керткән ва-тандашларына ихлас  рәхмәт сүзләрен җиткерде. Андый рәхмәтне илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче эшсөяр  авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм быел кыш Сочида үткәрелгән Олимпия һәм Паралимпия уеннарында югары нәтиҗәләргә ирешкән данлы спортчыларга да әйтте. Демография хәлләренә дә тукталды, бу юнәлештә уңай үзгәрешләр күзәтелүен билгеләп үтте. Соңгы ике елда илебездә халык саны сизелерлек арткан. 2013 елда 136 миллион кеше яшәсә, быел алар 146 миллионга җитәчәк, дип фаразлана. Ха-лыкның уртача яшәү дәвамы   хәзер 71 яшькә җитте – биредә дә үсеш шактый. Якын елларда аны 74 яшькә кадәр күтәрү максаты тора. Демография өлкәсендә үткәрелгән сәясәт үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Ил башлыгының 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итәргә тәкъдим итүе дә хуплауга лаек.
Шушы һәм очрашуда күтәрелгән башка мөһим мәсьәләләрне эзмә-эзлекле хәл итү 2015 елда һәм алдагы елларда илебезнең тотрыклы, алгарышлы үсешен тәэмин итүгә, Русиянең дөнья күләмендә үзаллы, бәйсез, куәтле держава, нык үсеш алган гражданлык җәмгыяте булып әверелүенә булышлык итәчәк. Президентыбызның ил мәнфәгатьләрен яклап ныклы позициядә торуы, сәяси яктан төпле һәм уйланылган чыгышы, киләчәккә анык эш программасы белән Русия халкына турыдан-туры мөрәҗәгать итүе моңа өмет-ышанычны тагын да арттыра.
Рәшит Вахитов.
Просмотров: 1155 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Декабрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск