Четверг, 25.04.2024, 22:42

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » Архив материалов

Агымдагы атнаның чәршәмбесендә, 12 ноябрьдә, муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Чакмагыш районы муниципаль район Советы Президиумының уникенче утырышы үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның урынбасарлары,  бүлек җитәкчеләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының агымдагы елның 10 сентябрендә кабул ителгән “2014 елның ун аенда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында”гы 187 санлы карары үтәлеше барышы хакында.
2-6. Башкортстан Республикасы  Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамотасы, күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе, муниципаль районның Рәхмәт хаты белән бүләкләү, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен бирүгә кандидатураларны раслау.
7.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унҗиденче у ... " Читать дальше "

Просмотров: 938 | Добавил: bikmiew | Дата: 17.11.2014 | Комментарии (0)

Җинаятьчелеккә каршы көрәш, халыкның иминлеге, хокуклары сагында тору – полиция хезмәткәрләренең төп бурычы. 10 ноябрьдә район мәдәният йортында  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Анда  полиция хезмәткәрләреннән тыш, муниципаль район хакимияте вәкилләре дә катнашты. 

 Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, гаиләләренә иминлек теләде. Ул отставкадагы криминаль полиция начальнигы  Мөхәммәт Кнәзхан улы Ширәевка бәйрәм уңаеннан күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдында казанышлары өчен”  билгесен тапшырды.   
Артабан район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин сүз алды. Ул агымдагы ел дәвамында башкарылган эшләр, ачылган җинаятьләр һәм хокук бозу очраклары хакында сөйләп үтте.  Хезмәт вазифаларын өлгеле башкарып, уңышларга ирешкән полиция хезмәткәрләрен  – майор Илшат Заһидуллин, өлкән лейтенант Илнур Хәйруллин, подполковник Руслан Латыйпов,  юстиция подполковнигы Фидрат Фәтхетдинов, майор Алик Халиков, капитаннар Илмир Бакиров, Александр Капитонов, майор Эдуард Кирәев, лейтенант Фәнил Мор ... " Читать дальше "
Просмотров: 994 | Добавил: bikmiew | Дата: 13.11.2014 | Комментарии (0)

Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында бүгенге көндә терлекчелек тармагы төп табыш чыганагы булып исәпләнә. Шуңа да һәр хуҗалык алдына күп сөт бирүчән һәм ит токымлы маллар санын күбәйтү максаты куела. Бу үз чиратында сыер малларын ясалма орлыкландыру, акушер-гинекологик авыруларны дәвалау һәм профилактикалауны игътибар үзәгенә ала. Ясалма орлыкландыру эше тиешенчә оештырылганда гына көр, яхшы нәселле, күп сөт бирә торган үрчем алырга мөмкин. “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында бу эш яхшы оештырылган. Таналардан һәм сыерлардан сәламәт бозау алуны үз эшенә зур җаваплылык белән караган, махсус белемгә ия булган тәҗрибәле һөнәр осталары башкара.

 Шундыйларның берсе  — Фәнилә Галина. Ул хуҗалыкның беренче санлы товарлыклы-сөтчелек фермасында ясалма орлыкландыру эшен 15 елга якын башкара. Гомумән, терлекчелек тармагына ул 25 елдан артык гомерен биргән оста куллы хезмәткәр. Билгеле булуынча, бозау алу – катлаулы процесс. Ясалма орлыкландыручы, исәп эше, савымчы хезмәте барысы бергә барырга тиеш. Шуңа да Фәнилә апа: “Бозауны планлаштырган нигездә, график буенча алыр өчен төгәл исәп булдырырга һәм терлектән аерылмаска, гел контрольдә тотарга кирәк”, – ди. Әйткәндәй, Фәнилә Миңне ... " Читать дальше "
Просмотров: 847 | Добавил: bikmiew | Дата: 11.11.2014 | Комментарии (0)

Быел 24 августта республикабызның Краснокама, Яңавыл һәм Калтасы районнарында давыллы өермә  булып, табигать касафатында торак йортлар җимерелде, күп биналарның түбәләре бөтенләй кубарылып алып ташланды яки өлешләтә каза күрде, электр энергиясе, элемтә, газ белән тәэмин итү системалар эштән чыкты, социаль әһәмиятле объектлар эшчәнлеге бозылды. Бик күп кешеләр дә казаланды, арада һәлак булучылар, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алучылар да булды.
Чакмагышлылар республикабызның төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләрнең бәласендә тәүгеләрдән булып  ярдәмгә ашыкты. Предприятиеләр, учреждениеләр, оеш-малар һәм шәхси эшкуарлар каза күрүче гражданнарга акчалата ярдәм кулы суздылар. Җыелган акчага (гомум суммасы 501 мең 360 сум тәшкил итте) подряд оешмасы – җаваплылыгы чикләнгән “Промстрой” җәмгыяте (җитәкчесе Рабис Өлфәт улы Зарипов) Краснокама районының Карый авылында яшәүче өч гаиләнең каралты-кураларын тергезеп бирде.
Табигый казадан соң ике айдан артык вакыт узды. Каза күргән авыл-касабаларда җимерекләрне тергезү буенча эшләрнең күпчелеге үтәлде дә инде. Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов исеменә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Николай Анатольевич Коваленкодан Красноакама районында табигать китергән каза нәтиҗәләрен бетерүдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты килеп төште ... " Читать дальше "
Просмотров: 750 | Добавил: bikmiew | Дата: 10.11.2014 | Комментарии (0)

Хезмәт коллективларында

Халыкны җылылык белән тәэмин итү, торак пунктларны вакытында көнкүреш калдыкларыннан чистартып баруны оештыру, урамнарның, тротуарларның төзеклеге һәм чисталыгы турында кайгырту... Гомумән, халык рәхәт яшәсен өчен җаваплылыгы чикләнгән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре күпкырлы эш башкара. Үзләре алдына  заман куйган таләпләрне искә алып, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфатын гел яхшыртырга омтылалар. Эшләре кешеләр белән бәйле булганлыктан,  аларның хезмәт көндәлеге күз алдында тора. Көн дә  туып торган мәсьәләләрне вакытында уңай хәл итү юлларын табып, районыбыз халкына коммуналь хезмәтләр күрсәтүне алар төгәл һәм анык башкара.
Халыкка  көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре быел да районыбызны төзекләндерү максатында бик күп эш башкарды. Гагарин урамының 3 санлы йортыннан алып  7 санлы йортына кадәр арада асфальт түшәлде – көзге пычраклар вакытында биредән үтеп йөрүләр күпкә җайланды.  ... " Читать дальше "
Просмотров: 903 | Добавил: bikmiew | Дата: 06.11.2014 | Комментарии (0)

Президент Мөрәҗәгатьнамәсе – төп программа документы

30 октябрьдә Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайга һәм республика халкына Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады. Республика башлыгы Рөстәм Зәки улы үзенең чыгышында республиканың  киләчәктә икътисадый, социаль, рухи-мәдәни өлкәләренең төп үсеш юлларын билгеләде. Республикабызның төрле өлкәләрдәге тотрыклы үсешен бәян итеп, ул төп игътибарны хезмәт кешесенә, аның мәнфәгатьләрен яклауга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтте, бу юнәлештә башкарылганнарны саннар һәм фактлар белән дәлилләде. Башкортстанда ирешелгәннәр республикада яшәүче берничә буын кешеләренең тырышлыгы белән яуланды. Хезмәт  кешесе илебезне үстерүдә төп рольне уйный, Башкортстаныбызның алга баруын тәэмин итә, дип бил-геләде. Гомумән, хезмәт темасы Мөрәҗәгатьнамәдә төп урынны алып торды. Безнең республикада соңгы берничә елда эшсезлек 40 процентка кимеде. Җитештерү куәтләрен арттыру максатында халык хуҗалыгының төрле тармакларына инвестицияләр артты, яңа эш урыннары булдырылды. Рөстәм Хәмитов хезмәт базарында хәл ителмәгән мәсьәләләрне дә кү ... " Читать дальше "
Просмотров: 551 | Добавил: bikmiew | Дата: 05.11.2014 | Комментарии (0)

Ябык акционерлар җәмгыятенә караган “Полушка” магазиннар челтәренең чираттагы, 253нче сәүдә ноктасы ачылуы Чакмагыш район үзәгендә зур вакыйгага әверелде. Төштән соң ачылу сәгате якынлашуга халык дәррәү килеп яңа магазин ишеге 

төбенә җыелган иде. 
 
 
Ниһаять, ишекләр ачылып, сатып алучылар — яше, карты, балалар түргә узды. Зурлыгы, матурлыгы белән тыш-тан ук үзенә җәлеп итеп торган бу бинаның эче дә зәвык белән бизәлгән, киштәләр шыгрым тулы, якты һәм чиста. Чакмагышлылар өчен биредә көндәлек кирәк-яраклар, азык-төлек, көнкүреш химиясе товарлары – һәммәсе дә бар. Хаклары чагыштырмача арзанрак булу  сәбәпле, сатып алучыларның күбесе сут сыгып чыгару приборы, су чистарту өчен фильтр, азык-төлек, химия товарлары һәм башка әйберләр сатып алдылар. Мәсәлән, Лилия Гәрәеваны бирегә килгәч тә сут сыгып чыгару җайланмасы җәлеп иткән. “Гомумән, хаклар “тешләшми” һәрбер әйберне беразга гына булса да арзанрак бәягә алып була”, – ди ул. Бүгенге бәйрәмгә килгән һәр кеше нәрсә булса да алырга тырышты.
Чакмагыштагы “Полушка” магазины-ның директоры Альмира Әбүзәр кызы Сәмигуллина сүзләренә кара ... " Читать дальше "
Просмотров: 651 | Добавил: bikmiew | Дата: 30.10.2014 | Комментарии (0)

“Валдай” халыкара дискуссия клубы утырышы быел Сочидагы “Олимпия” спорт комплексында үткәрелде. Анда 25 илдән 108 эксперт, тарихчы һәм политолог (шул исәптән 62 чит ил вәкиле) катнашты. Пленар сессиядә өч көн дәвамында барган очрашуга йомгак ясалды.

Дискуссия клубында сүз дөньяда әлегә кадәр яшәп килгән үзара мөнәсәбәт институтлары сис-темасы һәм халыкара хокук нормалары турында барды. Шушы мәсьәләләргә кагылышлы экспертлар һәм политологлар үзләренең уй-фикерләрен әйтте. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның чыгышы һәм журналистларның сорауларына җаваплары шулай ук төп игътибар үзәгендә торды.
Владимир Владимирович Америка Кушма Штатлары властен Җир шарының төрле төбәкләрендә сәяси тотрыксызлык оештыруда шелтәләде. Хәзерге вакытта дөньяда яңа тәртип урнашуга кагылышлы фикерен әйтте. СССР таркалгач, Җир шарында бер полярлы дөнья урнашты. Америка Кушма Штатлары үзләрен дөньяның төп хуҗасы итеп тоя, хәтта хакимлек итә башлады. Аларның Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек советы рөхсәтеннән тыш үзенә ошамаган илләрне (Югославия, Ирак, Ливия, Сирия һәм башкалар) бомбага тотуы, төрле яклап басым ясавы, үз геополитик мәнфәгатьләрен генә кайгырту кебек гамәлләре ... " Читать дальше "
Просмотров: 596 | Добавил: bikmiew | Дата: 28.10.2014 | Комментарии (0)

Муниципаль район хакимиятендә

Русия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать казалары нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министры В.А.Пучковның гражданнар обронасы турындагы карарына ярашлы һәм район халкын, аның биләмәсен тыныч тормыш һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрдән саклауга әзерлекне күтәрү максатында муниципаль район хакимияте агымдагы елның 4 октябреннән 4 ноябренә кадәр гражданнар оборонасы айлыгы игълан итте. Айлыкны үткәрү турында кабул ителгән әлеге карарда үткәреләсе чаралар планы расланды, шушы планга ярашлы предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләренә гражданнар оборонасы айлыгын үткәрү буенча эш оештырырга кушылды.
Муниципаль район хакимияте тарафыннан октябрь аенда кабул ителгән тагын бер карар район биләмәсендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә кагыла. Ул “Башкортстан Республикасы биләмәсендә көзге-кышкы чорда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча еллык комплекслы чаралар турында”гы Башкортстан Хөкүмәтенең агымдагы елның 14 сентябрендә кабул ителгән 319 санлы карарын үтәү йөзеннән – көзге-кышкы чорда районда гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатында кабул ителде.
Карарда составына авыл биләмәләре хакимиятләре башл ... " Читать дальше "
Просмотров: 662 | Добавил: bikmiew | Дата: 27.10.2014 | Комментарии (0)

Узган атнада мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы оешмасының хисап-сайлау җыелышы үтте. Аның эшендә әлеге оешманың республика комитеты рәисе Александр Владимирович Кузьменко һәм муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыев катнашты. Утырышны мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Зөһрә Әкрам кызы Фазлыева ачты һәм алып барды.

Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә чыгарылды. Иң тәүдә 2009-2014 елларда район мәдәниятчеләре профсоюзының эшчәнлек йомгаклары бәян ителде. Бу турыда аның рәисе Зөһрә Әкрам кызы Фазлыева тәфсилле чыгыш ясады. Ул әлеге тармакка караган учреждениеләрдәге беренчел профсоюз оешмаларын атап үтте, һәркайсында тәгаен башкарылган эшләрне барлады, мактаулы яклары белән бергә эшләп җиткерелмәгәннәрне дә атап үтте. Профсоюз оешмаларының тоткан роле турында да сөйләде, аларның гади хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклау өчен никадәр тырышлык күрсәтүләрен дә санап китте.
Атап әйткәндә, һәр коллективта күмәк килешү төзешеп эшләүнең хезмәткәрләр өчен никадәр әһәмиятле булуы ассызыкланды, төрле чаралар уздыруда профсоюзларның роле, фидакарьлек күрсәтүчеләрнең хезмәтен бәһалауда өлеше бәян ителде. Мәсәлән, Русия профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы, башка ведомстволы бүләкләр ... " Читать дальше "
Просмотров: 669 | Добавил: bikmiew | Дата: 23.10.2014 | Комментарии (0)

« 1 2 3 4 ... 94 95 »
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск