Пятница, 19.04.2024, 23:10

         

Главная Регистрация Вход
Приветствую Вас, Гость · RSS
Меню сайта
Правительство
-->
Издательство "КИТАП"
-->

 
Главная » 2014 » Ноябрь » 13 » Иминлек сагында торучылар бүләкләнде
07:33
Иминлек сагында торучылар бүләкләнде

Җинаятьчелеккә каршы көрәш, халыкның иминлеге, хокуклары сагында тору – полиция хезмәткәрләренең төп бурычы. 10 ноябрьдә район мәдәният йортында  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы үтте. Анда  полиция хезмәткәрләреннән тыш, муниципаль район хакимияте вәкилләре дә катнашты. 

 Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, гаиләләренә иминлек теләде. Ул отставкадагы криминаль полиция начальнигы  Мөхәммәт Кнәзхан улы Ширәевка бәйрәм уңаеннан күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдында казанышлары өчен”  билгесен тапшырды.   
Артабан район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин сүз алды. Ул агымдагы ел дәвамында башкарылган эшләр, ачылган җинаятьләр һәм хокук бозу очраклары хакында сөйләп үтте.  Хезмәт вазифаларын өлгеле башкарып, уңышларга ирешкән полиция хезмәткәрләрен  – майор Илшат Заһидуллин, өлкән лейтенант Илнур Хәйруллин, подполковник Руслан Латыйпов,  юстиция подполковнигы Фидрат Фәтхетдинов, майор Алик Халиков, капитаннар Илмир Бакиров, Александр Капитонов, майор Эдуард Кирәев, лейтенант Фәнил Мортазин, отставкадагы майор Николай Антоновны мактап телгә алды.   Аннары ул бәйрәм уңаеннан алдынгы полиция хезмәткәрләренә медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. 
Русия эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә “Хезмәт казанышлары өчен” медале белән отставкадагы  өлкән лейтенант Венера Әбелкарам кызы Шәвәлиева бүләкләнде. Шул ук дәүләт билгесенең  II дәрәҗәле медаленә  полициянең өлкән лейтенанты Александр Геннадьевич Капитонов, полиция майоры Эдуард Мэлис улы Кирәев, полициянең өлкән лейтенанты Азат Вәдут улы Нәфыйков, полиция капитаны Ильяс Суфиян улы Янбухтин,  III дәрәҗәле медальгә полициянең өлкән лейтенанты Булат Роберт улы Галиев лаек булды. 
Хезмәт бурычларын намуслы үтәгәне, җинаятьләрне ачыклауда югары уңышларга ирешкәне һәм Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан полиция майоры  Радил Әнвәр улы Гыймазов,  юстиция майоры Алик Борисович Халиков, полиция лейтенанты, юл-патруль хезмәте инспекторы Айрат Рәфгать улы Гәрәев, полиция подполковнигы, дознание  бүлеге начальнигы Руслан Әнәс улы Латыйпов, полиция лейтенанты, участок уполномоченные Фәнил Фәнәви улы Мортазин, полициянең өлкән лейтенанты, опероуполномоченный Илнур Айрат улы Хәйруллин, полиция капитаны Илмир Гали улы Бакиров, полиция прапорщигы Илшат Фәвәрис улы Сәфәргалин, полиция прапорщигы Ринат Массар улы Нуриевка кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 
Бәйрәмне җыр-моң белән аралаштырып, район мәдәният бүлегенең художество җитәкчесе Розалия Хафизова алып барды. Ул: “Эчке эшләр бүлеге  хезмәткәрләренең эше бик җаваплы һәм хәвефле. Моны мин ике полиция хезмәткәренең әнисе буларак әйтә алам”, – диде. Тормышыбыз иминлеге сагында торучыларга җыр-моң осталары Гөлүсә Мәҗитова, Гүзәл Табишева, Нәфисә Әшәрәпова, Урал Гатауллин, Руслан Сәләхов, Рәсим Батыргәрәев, Фидан Бикмурзин, балалар сәнгать мәктәбенең “Дуслык” бию коллективы матур концерт бүләк итте. 
Лиана Ханмурзина. 
Автор фотосы. 
Просмотров: 992 | Добавил: bikmiew | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Copyright MyCorp © 2024
Календарь
«  Ноябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
Архив записей
Праздники
Праздники сегодня
Погода
счетчик
Поиск